tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Татарстанның Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге вәкилләренә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе турында сөйләде
Данис Шакиров Татарстанның Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге вәкилләренә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе турында сөйләде

Данис Шакиров Татарстанның Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге вәкилләренә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе турында сөйләде

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында икътисад өлкәсендә ватандашлар белән хезмәттәшлек итү буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Биредә ул Татарстанның Россия Федерациясе төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге вәкилләренә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе турында сөйләде, аңлатма бирде.

Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айдар Абдрахманов, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, “Милләт йорты” хуҗасы, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Хәсәнов һ. б. катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*