
Нократ Аланы мәдәният йорты сәхнәсендә төрле районнардан килгән 5 кыз үз осталыкларын күрсәтте. Чараның конкурс программасы кызлар белән танышу, дефиле, интеллектуаль бәйге, иҗади һәм кулинар бәйгеләрне үз эченә алды. Жюри гореф-гадәтләрне белү, татар телендә аралашу дәрәҗәсен, тормышка карашларын, кызларның мөлаемлыгын бәяләде.
Конкурс зур концерт – күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр кызга шулай ук номинация тапшырылган иде.