tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсенең “Татар кызы” исеменә Айсылу Әхмәтшәрәфова лаек булды
Киров өлкәсенең “Татар кызы” исеменә Айсылу Әхмәтшәрәфова лаек булды

Киров өлкәсенең “Татар кызы” исеменә Айсылу Әхмәтшәрәфова лаек булды

27 апрельдә Киров өлкәсенең “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесен ачыкладылар. 18 яшьлек Айсылу Әхмәтшәрәфова  “Татар кызы-Киров” исеменә лаек булды. Казанда узучы халыкара бәйгесе ярымфиналында Киров өлкәсен нәкъ менә ул тәкъдим итәчәк. Татар телен иң камил белүче Руфинә Зиатдинова шулай ук диплом белән бүләкләнде.

Нократ Аланы мәдәният йорты сәхнәсендә төрле районнардан килгән 5 кыз үз осталыкларын күрсәтте. Чараның конкурс программасы кызлар белән танышу, дефиле, интеллектуаль бәйге, иҗади һәм кулинар бәйгеләрне үз эченә алды. Жюри гореф-гадәтләрне белү, татар телендә аралашу дәрәҗәсен, тормышка карашларын, кызларның мөлаемлыгын бәяләде.

Конкурс зур концерт – күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр кызга шулай ук номинация тапшырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*