tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта “Урал кызы” бәйгесендә җиңүчене ачыкладылар
Екатеринбургта “Урал кызы” бәйгесендә җиңүчене ачыкладылар

Екатеринбургта “Урал кызы” бәйгесендә җиңүчене ачыкладылар

Екатеринбургта узган “Урал кызы-2019” бәйгесендә Миләүшә Шәехова җиңү яулаган. Бу хакта Свердловск өлкәсе Татар конгрессы хәбәр итә.
Әлеге исем өчен өлкәнең 6 туташы ярышкан. Алар жюрины үзләре белән үзенчәлекле итеп таныштырудан тыш, аш-суга, кул эшләренә осталыкларын күрсәткән. Җыр-бию, туган як хакында тирәнтен белемнәрен ачып бирә торган сынаулар да булган.
“Урал кызы” исеменә лаек булган Миләүшә Шәехова Ижевск шәһәрендә үткәреләчәк “Татар кызы” халыкара бәйгесендә Екатеринбург данын яклап чыгыш ясаячак.

 https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*