Россия ихтыяҗларын Украинада яклаучы ир-егетләребезгә 23 февраль бәйрәменә бер зур бүләк эшләү максаты белән безнең Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожар халкы ике атна эчендә ярты миллион сум акча җыеп, иң кирәкле әйберләрдән торган 1 тонналык гуманитар ярдәм туплады һәм аны 15 февральдә алгы сызыкта булучы хәрбиләргә тантаналы рәвештә төяп озатты.
Төп әйберләрдән 70 меңлек кёрхерны, электр тогы бирүче өч автоном генераторны, берничә көчле автомобиль аккумуляторларын, эретеп-ябыштыру аппаратларын, бензопычкыларны әйтергә мөмкин. Ә көрәк-чиләк һәм балта-ломнарны, шуруповёрт һәм дрельләрне сөйләп торасы да юк.
Кыскасы, фронтның аргы сызыктагы якташыбыздан килгән һәм утыздан артык позицияне тәшкил иткән исемлек буенча эшләдек һәм барысын да авылдашлар белән тиз арада капладык, йөкне алдан сөйләшенгән ноктага илтеп тапшырдык.
Шундый игелекле хәйрия акциясендә катнашкан һәрбер авылдашыма олы рәхмәт белдерәм. Иң мөһиме – кирәк булган очракта, алар барысы да фронттагы хәрбиләргә тагын да ярдәм итәргә әзер булуларын әйтте. Димәк, сугыш тиз арада безнең файдага тәмамлансын өчен, Кочко-Пожар бер ышанычлы тыл булып торачак.
Ирфан ШАИПОВ,
Кочко-Пожарның инициатив төркеме рәисе.