tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск өлкәсенең кайбер мәктәпләрендә татар теле дәресләре кимегән

ВИДЕО: Ульяновск өлкәсенең кайбер мәктәпләрендә татар теле дәресләре кимегән

Ульяновск өлкәсенең кайбер мәктәпләрендә татар телен атнасына ярты сәгатькә, ә берничә мәктәптә, гомумән 15 минутка гына калдырганнар. Бу хакта татар, чуваш һәм мордва теле укытучыларның форумында өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе хәбәр итте. Төбәкнең мәгариф һәм тәрбия министры Наталья Семенова катнашында узган быелгы җыенга өлкә мәктәпләреннән йөздән артык ана теле укытучысы, Татарстан, Мордовия һәм Чувашиядән мәгариф министрлыклары вәкилләре дә килгән иде. Анда яңгыраган кайбер фикер-тәкьдимнәрне хәбәрчебез Рамис Сафин тыңлап кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*