tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кочко-Пожар халкы хәрбиләргә булышты
Кочко-Пожар халкы хәрбиләргә булышты

Кочко-Пожар халкы хәрбиләргә булышты

Россия ихтыяҗларын Украинада яклаучы ир-егетләребезгә 23 февраль бәйрәменә бер зур бүләк эшләү максаты белән безнең Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожар халкы ике атна эчендә ярты миллион сум акча җыеп, иң кирәкле әйберләрдән торган 1 тонналык гуманитар ярдәм туплады һәм аны 15 февральдә алгы сызыкта булучы хәрбиләргә тантаналы рәвештә төяп озатты.

Төп әйберләрдән 70 меңлек кёрхерны, электр тогы бирүче өч автоном генераторны, берничә көчле ав­томобиль аккумуляторларын, эретеп-ябыштыру ап­паратларын, бензопычкыларны әйтергә мөмкин. Ә көрәк-чиләк һәм балта-ломнарны, шуруповёрт һәм дрельләрне сөйләп торасы да юк.

Кыскасы, фронтның аргы сызыктагы якташыбыз­дан килгән һәм утыздан артык позицияне тәшкил иткән исемлек буенча эшләдек һәм барысын да авылдашлар белән тиз арада капладык, йөкне ал­дан сөйләшенгән ноктага илтеп тапшырдык.

Шундый игелекле хәйрия акциясендә катнашкан һәрбер авылдашыма олы рәхмәт белдерәм. Иң мөһиме – кирәк булган очракта, алар барысы да фронттагы хәрбиләргә тагын да ярдәм итәргә әзер булуларын әйтте. Димәк, сугыш тиз арада безнең файдага тәмамлансын өчен, Кочко-Пожар бер ыша­нычлы тыл булып торачак.

Ирфан ШАИПОВ,

Кочко-Пожарның инициатив төркеме рәисе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*