tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутиянең Удачный шәһәре мөселманнары Рамазан аен яңа бинада каршы алачак
Якутиянең Удачный шәһәре мөселманнары Рамазан аен яңа бинада каршы алачак

Якутиянең Удачный шәһәре мөселманнары Рамазан аен яңа бинада каршы алачак

Саха Республикасының (Якутия) Удачный шәһәрендә моңа кадәр буш торган бина мөселман дини-агарту үзәге булачак. «Шәфкать» җирле мөселман оешмасы өчен сатып алынган бинада ремонт эшләре башланган. Намаз уку залы һәм дини йолаларны башкару өчен кирәкле бүлмәләр Рамазан ае башына әзер булачак. Бу хакта Россия мөселмананры Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу Россиянең иң зур алмаз чыганагына якын торган шәһәрчек мөселманнарының җиһазландырылган бинада каршы алачак беренче Рамазан ае булачак. Элек илнең күп кенә төбәкләреннән килгән дин тотучылар арендага алынган һәм уңайлылыклар булмаган биналарда җыелышлар үткәргән һәм бергә намаз укыган.

2022 ел дәвамында җәмәгатьчелек үз бинасын булдыру өчен акча җыя, һәм 2023 елның гыйнварында мөселманнар бинаны дини-агарту үзәге итү өчен сатып та алган.

Дини-агарту үзәген ачу эшләрен «Шәфкать» җирле мөселман оешмасы рәисе һәм имамы Руфат Хәләвиев оештыра.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*