Себердә шушы көннәрдә татар әдәбияты-сәнгате көннәре бара. Бу истәлекле көннәрне беренче булып Когалымлылар башлап җибәрде.

Искәртеп узабыз: Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 1937 елда нигез салынган.Ансамбль эшчәнлегендә татар халкының күпгасырлы мәдәнияте, аның гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, бәйрәмнәре, киемнәре сәхнәдә чагылыш тапкан. Быелгы программа тагыда тулыландырылган. Тамашадан соң калган хис-кичерешләрне сүз белән генә тасвирлап бирү мөмкин түгел. Биюләрнең һәр халыкның милли үзенчәлекләрен өйрәнеп, асылына төшенеп иҗат ителгәне күренеп тора.Ансамбльнең диапазоны чиксез киң. Ансамбль милли мәдәниятне-сәнгатьне генә түгел, телне саклауга да саллы өлешен керткән. Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүген Түбән Варта(Нижневартовск) шәһәрендә чыгыш ясаячак.
Г.Фәтхулова