tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовскның “Патриот” үзәгендә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды
Нижневартовскның “Патриот” үзәгендә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды

Нижневартовскның “Патриот” үзәгендә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды

Бүген Нижневартовскның «Патриот» балалар һәм үсмерләр техник иҗаты йортында татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды. Әлеге чарада бүген Нижневартовскта эш сәфәре белән булган Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Башта Васил Шәйхразиевны “Патриот” үзәге эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм бина буйлап экскурсия уздырдылар. Милли Шура рәисенә үзәктә бер төркем музей залларын, андагы экспонатларны күрсәттеләр.

Әлеге үзәк 2004 елда ачылган. Бирегә өстәмә белем алырга 4 меңнән артык 4 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр йөри. Хәзерге вакытта биредә 25 өстәмә гомумүсеш программасы гамәлгә ашырыла. Хәрби-патриотик, социаль-педагогик, спорт-техник, фәнни-техник, туризм-төбәкне өйрәнү, физкультура-спорт, сәнгати юнәлешләр буенча укытыла.

Аннары тантаналы рәвештә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды. Васил Шәйхразиев Татарстаннан кайнар сәламнәр җиткерде. 1 сентябрьдән Бөтенроссия Җәлил укуларын башлатачагыбызны, йомгаклау өлеше киләсе елда Казанда 15нче февральдә булачагын әйтте.

Һәм чыгышын йомгактап, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Бөек Ватан сугышы һәм Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китаплар тапшырды. Шәһәр хакимиятенә һәм Патриот үзәгенә рәхмәтләрен җиткерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*