Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Когалымда Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты
Когалымда Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты

Когалымда Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты

Себердә шушы көннәрдә татар әдәбияты-сәнгате көннәре бара. Бу истәлекле көннәрне беренче булып Когалымлылар башлап җибәрде.

2018 елның 19 апрелендә “Сибирь” мәдәният йортында Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле халкыбызның мәдәнияте – сәнгате белән тыныштырды. Әлеге чарага Когалымда гына түгел башка тирә-як шәһәрләрдә гомер итүче милләттәшләр һәм башка милләт вәкилләре килгән иде.

Искәртеп узабыз: Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 1937 елда нигез салынган.Ансамбль эшчәнлегендә татар халкының күпгасырлы мәдәнияте, аның гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, бәйрәмнәре, киемнәре сәхнәдә чагылыш тапкан. Быелгы программа тагыда тулыландырылган. Тамашадан соң калган хис-кичерешләрне сүз белән генә тасвирлап бирү мөмкин түгел. Биюләрнең һәр халыкның милли үзенчәлекләрен өйрәнеп, асылына төшенеп иҗат ителгәне күренеп тора.Ансамбльнең диапазоны чиксез киң. Ансамбль милли мәдәниятне-сәнгатьне генә түгел, телне саклауга да саллы өлешен керткән. Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүген Түбән Варта(Нижневартовск) шәһәрендә чыгыш ясаячак.

Г.Фәтхулова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*