Татар-мишәр көрәшен сабантуй мәрәсеннән чыгарып, кагыйдәле спорт төре иткән, беренче дөнья чемпионын тәрбияләгән атаклы тренер, Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре, шашка- шахмат остасы, “Сочи-2014” олимпиадасының хөрмәтле факел йөртүчесе, укытучы-ветеран, ышанычлы тормыш иптәше, итагатьле өч бала атасы, асрамага дүрт ятим бала алган үрнәк гаилә башлыгы, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишчада яшәүче Зәки Әнвәр улы Валемеев 17 ноябрьдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе вице-президенты, Нижгар татарлары автономиясе советы әгъзасы һәм “Туган як” газетасының якын дусты, кайбер мәсьәләләрдә киңәшчесе булган Зәки Әнвәр улын өлкә көрәш федерациясе, Нижгар татарлары автономиясе һәм дә газетабыз редакциясе исеменнән ихластан кайнар котлыйбыз! Милли көрәшебезне яңа үрләргә күтәргәне, горурланырлык чемпионнар үстергәне, милләтпәрвәр булганы өчен аңа чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез һәм гаилә бәхете, бала-онык игелеге телибез.
Тиктормас Зәки Әнвәр улын әлеге тәрбияләнүчеләре дә мәртәбәле чемпионатларның көрәш келәмнәрендә уңышлары белән куандырсын иде. Ә гомере буе сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәм шуңа яшь буынны да өндәгән Зәки Әнвәровичка бу чик түгел әле һәм киләсе гомер бәйрәмнәрен дә пар канатлы булып бала-онык хөрмәтендә каршы алып торуын телибез.
Максут Сәмиуллин, Рамил Салихҗанов, Олег Әндәрҗанов
“Туган як” газетасы