tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча районында «Нәни Сөмбелә» бәйгесе узды
Арча районында «Нәни Сөмбелә» бәйгесе узды

Арча районында «Нәни Сөмбелә» бәйгесе узды

Арча районында балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында «Сөмбелә» бәйрәме үткәрелде.

Ел саен район күләмендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Нәни Сөмбелә» бәйгесе үткәрелә. Анда бакчаның иң сәләтле, тырыш баласы катнаша. Аның татар телендә матур итеп сөйләшә белүе дә мөһим, диелә хәбәрдә.

«Быел бакчабыз данын икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеменнән Габдрахманова Айзилә яклады. Аңа дуслары да ярдәмгә килде. Алар бергәләшеп „Сөмбеләдә кунакта“ күренешен күрсәттеләр. Татар халкының милли ризыгы — кыстыбый әзерләүне тәкъдим иттеләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Айзиләбез һәм аның иптәшләре чыгышы беренче урынга лаек булды. Балаларны котлыйбыз! Аларның әти- әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Алга таба да бергә-бергә җиңүләргә ирешергә язсын», — дип язалар Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасының Instagram битендә.

arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*