tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: I Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә Гран-прига ия булган видеоязма

ВИДЕО: I Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә Гран-прига ия булган видеоязма

Быел I Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале гамәлгә куелды. Россиянең 15 төбәгеннән 200дән артык гариза кабул ителде, 1000нән артык милләттәшебез катнашты. Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессында җыеп тәбрикләдек.
Хөрмәтле җәмәгать, Сезне таныштыру максатыннан, “Каз өмәсе” фестиваленнән видеоматериаллар урнаштыра башлыйбыз. ГРАН-ПРИ иясе – ТР Минзәлә шәһәренең Гыйзамовлар гаиләсе. Алар күп еллар каз асрау белән шөгыльләнә. Үзләренең каз бәбкәләре чыгару инкубаторлары да бар. Хуҗабикә Хәмдия ханым каз чыгару, каз үстерү, каз итен пешерү ысулларын кызы Риммага һәм оныкларына өйрәтә. 3 буын бергәлектә татар халкының күптәнге гореф-гадәтләренә кергән каз асрау серләренә төшендерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*