tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарстан Рәссамнар берлегенә – 85 ел
ВИДЕО: Татарстан Рәссамнар берлегенә – 85 ел

ВИДЕО: Татарстан Рәссамнар берлегенә – 85 ел

Татарстан Рәссамнар берлегенә – 85 ел. Шушы вакыт эчендә Берлек Россиянең алдынгы иҗат оешмаларының берсенә әверелде. Бүген ул 200 гә якын профессиональ рәссам, скульптор, график, декоратив-гамәли сәнгать осталарын, театр, сәнгать белгечләрен берләштерә.

Юбилей уңаеннан махсус ачылган күргәзмә республикабызның күп милләтле сәнгатен, жанр, стиль байлыгын һәм төрлелеген тәкъдим итә. Күргәзмә экспозициясенең мөһим өлеше – яшь рәссамнар, Мәскәү һәм Санкт-Петербург сәнгать югары уку йортларын тәмамлаучылар эшләре.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*