tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шаран районы мәдәният йортында татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау гала-концерты узды
Шаран районы мәдәният йортында  татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау гала-концерты узды

Шаран районы мәдәният йортында татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау гала-концерты узды

19 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Туймазы районындагы вәкиллеге  Шаран районы мәдәният йортында оештырылган татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау гала-концертында катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин шаранлыларга оешманың Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның Ютазы районыннан “Сердәшләр” фольклор ансамбле һәм Туймазы шәһәренең “Җидегән йолдыз” халык татар вокаль ансамбле чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде.

Бөтендөнья татар конгрессының Туймазы районындагы вәкиллеге 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*