Үткән атнада Бозлау мәдәният йортында Өлкәннәр декадасына багышланган “Көзге моңнар” дип аталган бик матур концерт узды. Анда җирле үзешчәннәрдән гайре Тукай һәм Татар Моклокасы һәвәскәр артистлары да катнашты. Барысы да диярлек төрле дәрәҗә конкурс-фестивальләрнең лауреатлары һәм дипломантлары булганга да, һәрбер чыгыш югары профессиональ дәрәҗәдә иде.
Концерт программасын Татар Моклокасының “Сәрбиназ” фольклор төркеме башлап җибәрде. Аларның бүтән чыгышлары, тукайлылар Гүзәлия Шакерова белән Рәхимә Усманованың җырлары, Гүзәлиянең искиткеч биюе, үзебезнең мәдәният йорты каршында уңышлы эшләп килүче “Алтын хәзинә” төркеменең чыгышлары – барысы да искиткеч матур булды, ә инде залны тутырып җыелган тамашачы кайнар алкышларын жәлләмәде.
Кичәнең сценариен җирле китапханәче, үзешчән сәнгатьнең актив катнашучысы Адилә Нафеева бик матур итеп, тамашачыларның барлык тәкъдимнәрен истә тотып төзегән иде.
Концерт бер мизгел кебек узды һәм анда катнашкан һәрбер кешегә зур рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук өч авыл һәвәскәрләрен берләштергән бу кичәне оештыруда төрле яктан ярдәм күрсәтүчеләргә дә олы рәхмәт. Баянда уйнап, чыгышларга ямь өстәгән хөрмәтле бозлаулы Рамил ага Салихҗановка, кичәнең спонсорлары Ирек Салихҗановка, Халит Исхаковка, Хайдәр Загидуллинга аерым рәхмәт.
Кичәбез бергәләп матур чәй табыны артында җылы аралашу белән тәмамланды. Тамашачылар да, катнашучылар да зур рәхмәт һәм канәгатьлек хисе белән таралышты.
“Бу концертны оештыручы бозлаулыларга, аеруча да Адилә Нафеевага, мул табын әзерләүчеләргә, шулай ук безне канат астына сыендыручы Рамил абый Салихҗановка олы рәхмәт белдерәбез, мондый очрашуларны даими оештыруны күздә тотарга кирәк”, – диде “Сәрбиназ” төркеме җитәкчесе Наилә Кинзябаева. Амин, шулай булсын, бүгенге катлаулы чорда нәкъ шундый күңелне күтәрү чаралары бик кирәк.
Равил ТАЛИПОВ, Бозлау мәдәният йорты директоры.