tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыл Октябрь муниципаль округы укучыларыннан торган делегация Рәшит Ваһапов белән бәйле истәлекле урыннарда булып кайтты
Кызыл Октябрь муниципаль округы укучыларыннан торган делегация Рәшит Ваһапов белән бәйле истәлекле урыннарда булып кайтты

Кызыл Октябрь муниципаль округы укучыларыннан торган делегация Рәшит Ваһапов белән бәйле истәлекле урыннарда булып кайтты

20 октябрь көнне Кызыл Октябрь муниципаль округының Зур Рбишча, Уразавыл, Семочки һәм Чүмбәли авыллары мәктәпләренең иң актив һәм алдынгы укучыларыннан торган делегация мәркәзебез Казанга сәфәр кылып, бөек татар җырчысы , халык артисты, легендар якташыбыз Рәшит Ваһапов белән бәйле истәлекле урыннарда булып кайтты.

Әлеге сәфәрне оештыручы, бөек җырчының бертуган абыйсының оныгы, район мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһаповтан бу идеянең барлыкка килүе турында сораштык.

– 30 август көнне Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында татар халкының мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашты. Шунда миңа Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171 нче мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова белән күрешеп аралашу насыйп булды. Ул җырчының туган якларында булып кайту теләкләре барлыгын белгертте, безне үзләренә кунакка чакырды, – диде Рауф Надир улы.

Бераз вакыт узуга район мәгариф комитеты әлеге сәфәрне оештыру карары кабул итә, бу “Пушкин картасы” белән куллану өчен дә менә дигән мөмкинлек була. Округ мәктәпләре дирекцияләре тарафыннан ана телебезне саклауга зур өлеш керткән, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда актив катнашучы һәм җиңүче тугыз бала билгеләнә. Аларны җитәкләп бару мәгариф комитеты белгече Зөлфия Әхмәтҗанова белән Зур Рбишча мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файлә Таҗетдиновага йөкләнә.

– Мәдәни-агарту, шәһәрнең тарихи-истәлекле урыннары белән танышу, якташыбыз Рәшит Ваһапов турында мәгълүмат туплау максатыннан чыгып оештырылган сәяхәтебез Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171нче номерлы мәктәп эшчәнлеге белән танышудан башланды.

Биредә безне бик җылы, матур музыкаль номерлар белән каршы алдылар. Шунда ук балчыктан әвәлләп ясау буенча мастер-класслар да оештырылган иде, физика буенча тәҗрибә һәм экспериментлар, робототехника буенча түгәрәкнең эшчәнлеге күрсәтелде.

Рәшит абый музее белән дә укучылар зур игътибар белән таныштылар, экспонатларны карадылар.

Билгеле, күптән түгел генә Казанда бөек якташыбызга ачылган һәйкәлгә дә бармый булдыралмадык. Биш метр биеклектәге һәйкәле җырчыбызның үзе кебек затлы, матур. Шуңа да вафатына  60 елдан соң аны Татарстанның  милли каһарманы итеп шушы биек пьедесталга бастыру һәркайсыбызда горурлык хисләре уятты, – ди Зөлфия Мидихатовна.

Иң мөһиме – укучылар әлеге сәфәрдән белемнәрен тулыландырып, зур кичерешләр белән кайткан.

– Казанда булуыбызның һәр минуты онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Без Рәшит абыйның татар дөньясына тирән эз салуына тагын бер кабат инандык. Бирегә килү мөмкинлегеннән файдаланып Кремль һәм Татарстанның милли музее белән таныштык. 3D күзлекләр ярдәмендә 1910 елгы Казанга виртуаль рәвештә экскурсия кылдык. Әлбәттә инде, Бауман урамы буйлап узып, катлаулы архитектура төзелешле биналарны күреп сокландык.

Сәяхәтебез бер көнлек кенә булса да, ул һәркайсыбызның күңелендә онытылмаслык вакыйга буларак озак сакланыр. Аны оештырырга үз өлешен керткән һәркемгә, безне җитәкләп барган апаларыбызга, биредә каршы алып сый-хөрмәт күрсәткән кунакчыл казанлыларга, экскурсоводларга олы рәхмәт.

Казанда булып аңа кире кайту һәм шушындый үзенчәлекле сәфәрләр белән илебезнең башка шәһәрләренә бару теләге барлыкка килде, – диде  сәфәрче укучылар хис-тойгылары белән уртаклашып.

Румия ХАМЗИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*