tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Көзге моңнар» авылларны берләштерде
«Көзге моңнар» авылларны берләштерде

«Көзге моңнар» авылларны берләштерде

Үткән атнада Бозлау мәдәният йортында Өлкәннәр декадасы­на багышланган “Көзге моңнар” дип аталган бик матур концерт узды. Анда җирле үзешчәннәрдән гайре Тукай һәм Татар Моклока­сы һәвәскәр артистлары да катнашты. Барысы да диярлек төрле дәрәҗә конкурс-фестивальләрнең лауреатлары һәм дипломантла­ры булганга да, һәрбер чыгыш югары профессиональ дәрәҗәдә иде.

Концерт программасын Татар Моклокасының “Сәрбиназ” фоль­клор төркеме башлап җибәрде. Аларның бүтән чыгышлары, ту­кайлылар Гүзәлия Шакерова белән Рәхимә Усманованың җырлары, Гүзәлиянең искиткеч биюе, үзебезнең мәдәният йорты каршында уңышлы эшләп килүче “Алтын хәзинә” төркеменең чыгыш­лары – барысы да искиткеч матур булды, ә инде залны тутырып җыелган тамашачы кайнар алкыш­ларын жәлләмәде.

Кичәнең сценариен җирле китапханәче, үзешчән сәнгатьнең актив катнашучысы Адилә Нафеева бик матур итеп, тамашачыларның барлык тәкъдимнәрен истә тотып төзегән иде.

Концерт бер мизгел кебек узды һәм анда катнашкан һәрбер кешегә зур рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук өч авыл һәвәскәрләрен берләштергән бу кичәне оештыруда төрле яктан ярдәм күрсәтүчеләргә дә олы рәхмәт. Баянда уйнап, чыгышлар­га ямь өстәгән хөрмәтле бозлаулы Рамил ага Салихҗановка, кичәнең спонсорлары Ирек Салихҗановка, Халит Исхаковка, Хайдәр Загидул­линга аерым рәхмәт.

Кичәбез бергәләп матур чәй табыны артында җылы аралашу белән тәмамланды. Тамашачылар да, катнашучылар да зур рәхмәт һәм канәгатьлек хисе белән тара­лышты.

“Бу концертны оештыручы бозлау­лыларга, аеруча да Адилә Нафее­вага, мул табын әзерләүчеләргә, шулай ук безне канат астына сыен­дыручы Рамил абый Салихҗановка олы рәхмәт белдерәбез, мондый очрашуларны даими оештыру­ны күздә тотарга кирәк”, – диде “Сәрбиназ” төркеме җитәкчесе Наилә Кинзябаева. Амин, шулай булсын, бүгенге катлаулы чорда нәкъ шундый күңелне күтәрү чара­лары бик кирәк.

Равил ТАЛИПОВ, Бозлау мәдәният йорты директоры.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*