Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы бу якшәмбедә, 14 март көнне, гаиләдә әбиләр роленә багышланган очрашуга чакыра. Анда төбәктәге татар җәмгыятенә нигез салучыларның берсе булган 90 яшьлек әбинең катнашуы көтелә.

Аның сүзләренчә, семинарлар «Семь „Я“ — минем гаилә» программасы кысаларында айга бер тапкыр үткәрелә.
«Очрашулар төрле осталык дәресләре белән тәмамлана. Семинарда тарихчылар чыгыш ясый. Җыеннарны төрле темаларга багышлап булыр иде. Ләкин без рухи, татар өчен якын булган тема — гаилә турында сөйләшергә булдык. Чөнки монда халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм тарихи традицияләре нигезендә бердәм мәдәни даирәне саклау турында сүз бара», — диде Роман Динисламов.
Моңа кадәр «Болгар-К» татар оешмасы гаиләдә әни, әти һәм бабайның роленә багышланган очрашулар үткәрде.
«Семинарларда мәктәп яшендәге балалары булган урта буын кешеләре күбрәк катнаша. Һәр очрашудан соң яшьләрдә дә зур кызыксыну уяна. Бу юлы да теләге булган һәркем 14 мартта 13.00 сәгатьтә Краснодар шәһәренең Мәскәү урамындагы бинада (59нчы йорт, 3нче кат) узачак очрашуга килә ала», — диде Краснодар татарлары оешмасы җитәкчесе.
Гадел Әхмәтҗанов