tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы гаиләдә әбиләр роленә багышланган очрашуга чакыра
Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы гаиләдә әбиләр роленә багышланган очрашуга чакыра

Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы гаиләдә әбиләр роленә багышланган очрашуга чакыра

Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы бу якшәмбедә, 14 март көнне, гаиләдә әбиләр роленә багышланган очрашуга чакыра. Анда төбәктәге татар җәмгыятенә нигез салучыларның берсе булган 90 яшьлек әбинең катнашуы көтелә.

«Очрашуда 24 ел элек безнең оешма эшен башлап җибәрүчеләр рәтендә булган 90 яшьлек Әлфия Хәйбрахмановна да катнашачак. Хәзер татар оешмасына нигез салучылардан ул берүзе генә исән. 90 яшендә ул бии дә, җырлый да. Ул — оешмабызның терәге. Бик хөрмәт итәбез үзен», — дип сөйләде Краснодар краеның «Болгар-К» татар җәмгыяте рәисе Роман Динисламов.

Аның сүзләренчә, семинарлар «Семь „Я“ — минем гаилә» программасы кысаларында айга бер тапкыр үткәрелә.

«Очрашулар төрле осталык дәресләре белән тәмамлана. Семинарда тарихчылар чыгыш ясый. Җыеннарны төрле темаларга багышлап булыр иде. Ләкин без рухи, татар өчен якын булган тема — гаилә турында сөйләшергә булдык. Чөнки монда халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм тарихи традицияләре нигезендә бердәм мәдәни даирәне саклау турында сүз бара», — диде Роман Динисламов.

Моңа кадәр «Болгар-К» татар оешмасы гаиләдә әни, әти һәм бабайның роленә багышланган очрашулар үткәрде.

«Семинарларда мәктәп яшендәге балалары булган урта буын кешеләре күбрәк катнаша. Һәр очрашудан соң яшьләрдә дә зур кызыксыну уяна. Бу юлы да теләге булган һәркем 14 мартта 13.00 сәгатьтә Краснодар шәһәренең Мәскәү урамындагы бинада (59нчы йорт, 3нче кат) узачак очрашуга килә ала», — диде Краснодар татарлары оешмасы җитәкчесе.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*