tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман яшьләре ачык лекторийда “Ironman” бәйгесе турында сөйләште
Мөселман яшьләре ачык лекторийда “Ironman” бәйгесе турында сөйләште

Мөселман яшьләре ачык лекторийда “Ironman” бәйгесе турында сөйләште

Кичә, Раҗәб аеның 26-нчы көнендә (10-нчы мартта), Казанда нәзарәт яшьләр өчен чираттагы лекторий уздырды. Очрашуга Lenar Wealth Management капитал белән идарә итү компаниясен нигезләүче, Россиядәге иң көчле финанс һәм хокук киңәшчеләренең берсе, триатлон буенча спорт мастерлыгына кандидат, өч тапкыр Ironman Ленар Рахманов килде. Мөселман яшьләре белән GrowUp коворкингында узган сөйләшүдә төп сүз марафон, Ironman, трениковкалар, тормышны спорт һәм физик тәрбия белән алып бару хакында барды.

Беренче чиратта, очрашуга килгән мөселман яшьләрен сәламләп, Ленар Рахманов үзенең биографиясе, төп казанышлары, кызыксынулары белән таныштырып үтте. Ул спорт һәм йөгерү белән 2014 елда шөгыльләнә башлый, күнегүләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Ленар Рахманов Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә узган марафон, триатлоннарда катнашып, зур уңышларга иреште, күп тапкырлар Ironman ярышларында катнашты, Sinergia Sports Team командасына нигез салды.

Очрашуда төп сүз  Ironman-га әзерләнү һәм катнашу хакында барды. Ул Ironman принциплары һәрвакыт актуаль булуы турында әйтте: мондый ярышлар үз алдыңа куйган максатларны тормышка ашырырга, дисциплинага өйрәтә, тәнне һәм рухны чыныктыра, авырлыклар алдында югалмаска ярдәм итә. Ленар Рахманов, спортка килүенең төп максаты итеп, балалар алдында үрнәк булуны атады. Ә иң мөһиме – сәламәт яшәү рәвешен башларга беркайчан да соң түгел. Һәрбер дистанция беренче адымнан башланган кебек, бары спортка кереп китәргә һәм тренировкаларны ташламаска кирәк.

Очрашуга килгән мөселман яшьләре белгечкә кызыксындырган сорауларын бирде. Аерым алганда, эш белән спортны ничек аралаштырып алып барырга, бер башлаган эшне ничек ташламаска, тренерны ничек сайларга, кайсы вакытта һәм кайчан спорт белән шөгыльләнергә, гаилә әһелләрендә һәм дусларыңда спортка ничек кызыксыну уятырга һ.б. сорауларга тәфсилле җаваплар бирелде.

Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы хезмәт итә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм ТР спорт министрлыгы һәм Татарстанның билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырылган Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир кебек спорт чаралары яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*