tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талачта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасынының бүлекчәсе ачылды
Талачта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасынының бүлекчәсе ачылды

Талачта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасынының бүлекчәсе ачылды

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Вафина һәм бер төркем аккалфаклылар Стәрлетамак районы Талач авылы музеенда һәм мәктәптә булдылар.

Музей авылның 350 еллыгы уңаеннан 2019 елда ачылган, районның татар авылларына һәм кешеләренә багышланган. Проектның авторы – Стәрлетамак районы хакимият башлыгы Әнвәр Әбдрафиков. Музейны оештыручылар һәм аңа җан өреп торучылар – Светлана һәм Әмир Гобәйдуллиннар. Авыл халкы, кулыннан килгәнчә, хәтта акчалата да ярдәм итә, диләр алар.

Авылның хакимият башлыгы Фәнүс Солтанов музейны һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Клуб мөдире Раилә Сәгыйдуллина, “Дуслар” ансамбле җитәкчесе Роза Төхвәтуллина – музейның даими дуслары.

Музейның Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган өлешендә фашист концлагереннан 4 тапкыр качып, соңгысында коллыктан котылган Шәйдулла Шәфиевнең шигырьләре саклана. Монда халкыбызның тормыш-көнкүреш әйберләре, коллектив хуҗалык, мәктәп, библиотека, дәваханә тарихы хакында, күп балалы герой аналар турында материаллар, билгеле шәхесләрнең портретлары тупланган. “Балалар экспонатларны кызыксынып карыйлар, экскурсоводлар да – үзебезнең укучылар, – ди мәктәп директоры Зилә Рәхмәтуллина.

Гореф-гадәтләребезне, матур йолаларыбызны саклауда үз ролен уйный музей. Исем кушу йоласы, каз өмәләре, сабантуйлар матур үтә Талачта. Авыл уртасында балкып торган мәчеттә дини бәйрәмнәр уза.

Эшкуарлар Рөстәм Шахмаев, Филүз Төхвәтуллин, Илнур Гобәйдуллин, Хәниф Мәхмүтов, Зиннур Мәхмүтов, Фаил Шахмаев – авыл хужалыгы продукциясе житештеру осталары. Авыл төзек, гаиләләр бердәм монда.

Шул ук көнне Талачта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасынының бүлекчәсе (Башкортстандагы 57 нче булекчә!) ачылды һәм аның җитәкчесе итеп Роза Төхвәтуллина тәгаенләнде.

“Ак калфак”ның игътибар үзәгендә татар милли гаиләләрен булдыру, милли рухлы, туган илгә тугъры, әхлаклы яшь буын тәрбияләү, туган телне, гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны саклау, тарихыбызны барлау, шәҗәрәләрне өйрәнү, милли киемнәрне бүгенге көнгә ярашлы итеп куллану, милли аш-сулар әзерләү һәм башка бурычлар тора. Яңа бүлекчә дә шул бурычларны үтәү юнәлешендә эшләр өчен методик кулланмалар алды, алдагы максатларны күзаллады.

Шушы урында Талачта сакланган тагын бер матур йола турында әйтеп үтәсе килә: туй вакытында яшь кәләшләр, идарә йорты янына җиткәч, машинадан күчеп утырып, аллы-гөлле дугалы, кыңгыраулы атларда килен булып төшәләр икән.

Халкыбызның шундый күркәм йоласы яши икән, Талач авылының, аның эшлекле, мәгърифәтле, матур гореф-гадәтле кешеләренең киләчәге өметле.

Люция Вафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*