Краснодар крае татарларының «Болгар-К» татар оешмасы табигатьтә ял итү оештырды. Анда «Шүрәле» пьесасы тәкъдим ителде.
«Табигатьтә ял иткәндә халкыбызның милли ризыкларын пешердек, татарча җырлар яңгырады. Шулай ук „Шүрәле“ пьесасы һәм балалар өчен спектакль куйдык», — диде «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Краснодар краенда яшәүче татарлар көзге пикник вакытында төрле ярышлар да үткәргән.
Гадел Әхмәтҗанов