11 сентябрьдә Кукмара районында Бөтендөнья “Ак калфак” татар
хатын-кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы үтте. Бу чараны
дулкынланып көттем дисәм һич кенә дә арттыру булмас, Кукмара тумышлы
буларак, аның һәр кешесе якын, һәр почмагы кадерле, бүгенгесе һәм үткәне
белән горурланам.
Кукмара рулит!
Мин яши торган Вятка Аланы шәһәре, ул Киров өлкәсенә керә, Кукмарадан
унике чакрымда гына. Халык телендә ул татарчалатып Пүләнкә дип йөртелә.
Кечкенә чакта менә шул Пүләнкәгә, поездга утырып, ипигә, сары майга һәм
тагын әллә нәрсәләргә йөри идек. Бүген Вятка Аланына кибетләр ачыла
торган вакытка Кукмарадан, капотларына зур итеп “ТАССРга 100 ел!” дип
язылган машиналар ипи, сөт, май, каймак һәм тагын әллә нәрсәләр китерә.
Минем менә шул машиналарны барып кочаклап аласым килә, капотларын үбәр
идем! Бик мактанасы килгәндә нәрсә диләр әле?
– Кукмара рулит!
Эшмәкәр Фәнис Хәмәтдинов оештырып җибәргән “Кукмара сөте” продукциясе
бүген, эшли башлаганнары әле күптән түгел генә булса да, Кукмара
брендына әйләнеп бара. Кайда булса да кунакка барганда, күчтәнәчкә
“Кукмара сөте” каймагын алып барабыз. Бүләккә, әлбәттә, йә Кукмара киез
итек-киез комбинаты итекләре, башмаклары, юрганнары һәм башка
продукциясе, санап бетерә торган түгел, алабыз. Көннәр салкынайта башлау
белән, төрле яклардан, Кукмараның “Хыял” тегү фабрикасы курткалары,
пәлтәләрен сората башлыйлар. Алар теккән җылы кием заманча матур, кияргә
җайлы. Кукмара киеме Таможня союзы катгый таләпләренә туры килә. Ә
шәһәрнең металл савыт-саба заводыннан чыккан табалар, кәстрүлләр һәм
башкасы? Кайдадыр еракка китсәң, “Кукмара – посуда на все времена” дип
язылган товар ташучы машиналар күрү туган төбәкнең үзен күрү күк була.
Кукмараның бренд булыр- лык башка продукцияләре дә җитәрлек, әмма
Кукмараның үзләре бренд дип атарлык төбәкләре һәм кешеләре дә бар. Алда
санап киткән бар нәрсә ул кеше хезмәте белән җитештерелгән, берсе дә
казылма байлык яки күктән төшкән бер могҗиза түгел. Күчмә утырышның
исеме юкка гына “Оста кулда һөнәр бар” дип аталмый, монда элек-электән
һөнәрле халык яши.
Эш беләктә түгел, йөрәктә
Кукмара җирлегендә барган күчмә утырышка район җитәкчелеге тарафыннан
аерым игътибар булды. Район башлыгы урынбасары Рәвия ханым Кәримуллина
каршы алды, көне буе безнең белән булды гына түгел, ул безнең белән бер
аяктан атлады, бер сулышта сулады. Район белән таныштыру өчен һәр җирдә
махсус кешеләр бар иде, әйтик, автобусларда барганда Кукмара тарих музее
хезмәткәрләре һәр төбәк тарихы белән җентекләп сөйләп таныштырып барды.
Мин исә, Рәвия Абдулла кызы үзенең, шул җентекләүгә дә өстәп, тагын әллә
никадәр мәгълүмат биреп барганлыгына игътибар иттем. Кеше исемнәре,
саннар, күрсәткечләр – барысын яттан белә. Ә иң мөһиме – һәрберебезгә
карата җылы караш һәм эчкерсез елмаю. Әйтерсең, еллар буе бары тик безне
генә көтеп торган. Эш беләктә түгел, йөрәктә.
Район белән танышу шулай итеп Рәвия Абдулла кызы белән башланды. Төбәк
казанышлары турында сөйләгәндә ул, машиналар төзү заводы булган Чаллы
кебек гигантларга бераз кызыгып, Кукмараның андый керемнәре юк, без бик
тырышып табабыз малны диебрәк куйды. Беләм, мул яшәүче Кукмара ягы,
җирле сөйләм белән әйткәндә, чыннан да, черәшеп таба байлыкны.
Моны без беренче тукталышта ук күрдек. Ул Вахит авылы иде. Аның клуб яны
матур милли киемнәр кигән һәвәскәр артистлар белән тулган. Нәниләрдән
алып өлкәннәргә хәтле авылда бар да җырлый да бии диярсең, әмма эч якта
ике кечкенә малай йон язып утыра, әбиләр эрли һәм бәйли иде. Монда кул
эше белән бар өйдә шөгыльләнәләр. Малайлар кечкенәрәк чакта әбиләренә
булышчы булса, әз генә үсә төшүгә әтиләре терәге булалар.
Әтиләргә терәк кирәк, шушы җирлектәге берничә авылны берләштерүче күмәк
авыл хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып исәпләнә, эшче куллар кадерле.
Вахит авылы исә Россия күләмендә иң төзек төбәк исемен икенче ел тота
инде. Төзек дигәннән, авылга керә торган юллардан, гадәттә, башта
каралты-кура артлары, бәрәңге бакчалары күренә. Авылча әйткәндә, абзар
артлары. Автобус тәрәзәсеннән без вахитләрнең абзар-артларының төзек һәм
бик пөхтә икәнлеген күрдек. Авылда ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен
бар мөмкинлекләр бар. Мөмкинлек ул заманча спортзал гына түгел, ә,
мәсәлән, хуҗалык фондыннан тренер яллау. Нәтиҗә озак көттерми, өч ел
дигәндә көрәш буенча Татарстан Республикасы батырлары үсеп чыга.
Һәвәскәр артистларның күз явын алырлык матур киемнәрен дә, элеккечә
әйткәндә, колхоз юнәткән.
– Матур итеп биесәләр, без күлмәктән тормыйбыз, – диде Вахитов
исемендәге авыл хуҗалыгы җитәкчесе Нәфикъ Хөсәенов, без килгәч.
Асыл кешенең эше асыл
Вахит кебек үк, Зур Сәрдекне тә Кукмара брендлары рәтендә санар идем. Иң
беренче чиратта монда нәрсәгә игътибар итәсең – үз кешеләре белән
горурлана белә алар. Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы
җитәкчесе Кадрия Рәис кызы ил буйлап җыеп безне юкка гына монда алып
килмәде. Безнең алда хезмәт кешесен кадерли белү үрнәге иде.
Авылның гөрләп торган клубы үз заманында бердәнбер булган уникаль проект
белән эшләнгән. Ул тулысынча агачтан һәм аны салу өчен кырык йорт
җиткерерлек агач киткән!
– Аның авторы авылыбыз кешесе – сугыш ветераны Гаян ага Әхмәтшин, – дип,
бик горурланып әйтелде.
Гаян ага язмышы аянычлы, сугыш ветераны дигән исемне ул сугыш бетеп озак
еллардан соң реабилитацияләнеп ала ала. Алар, кара тамгалылар, авылда
берничә кеше була, исемнәре аклангач, сугыш афәтеннән өтелгән ак чәчле
бабайлар, күз яшьләре белән елый. Кадрия ханым бу хәлләрне яхшы белә,
чөнки укытучылыкка укыганда шушы авылда практикада була.
– Асыл кеше эше асыл, кулы останың күңеле саф була! – ди Кадрия ханым. Ә
Гаян ага куллары ни генә белмәгән! Агачтан ул велосипед кына түгел,
хәтта фотоаппарат та ясаган! Менә шундый кешеләр яши торган җиргә килде
калфаклы ханымнар. Татарстанның үзеннән, Россиянең ун регионыннан һәм
ерак Төркиядән, барысын исәпләгәндә, йөздән артык кеше идек.
Гаян ага күптән бакыйлык-ка киткән инде, әмма авыл аны хәтерли һәм һәр яшь буынны, төбәкне фидакарь хезмәтләре белән таныткан затларны, олылап, онытмаска өйрәтә.
Бу да тырыш татарның хезмәт тәрбиясе.
Хөрмәт төбе – хезмәт
Кукмара дигәндә, аның үзләре бренд булырлык кешеләре бар дигән идем.
Шуларның берсе – Зур Сәрдек мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып
эшләүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, шагыйрә,
сәхнәләрдә уңышлы куелып баручы пьессалар авторы Рәмзия ханым Хөсәенова.
Рәмзия ханым шулай ук төбәгендә “Ак калфак” оешмасын да җитәкли һәм бу
оешма бар эшләре белән ил күләмендә үрнәк. Хөрмәт төбе – хезмәт.
Кукмара дигәндә тагын бер кешене әйтми калып булмый. Кукмара ул әле
телгә дә бик җор як. Тел җорлыгы дигәндә, район администрациясенең
мәдәният бүлегенең алмаштыргысыз җитәкчесе Рамил Бари улы Нуриевны
уздыручы юктыр. Аның өстенә, кайда гына килеп туктамыйк, автобусның алгы
ишеге төбендә, без ханымнарга төшәргә булышып кул биреп торучы ул була.
Башка ир-атларга нинди үрнәк! Ә ул бит зур гына район булган Кукмараның
дәрәҗәле җитәкчеләренең берсе, кәттә генә итеп читтә басып торса да
була, ләбаса. Кукмара районы башкарма комитеты башлыгының социаль эшләр
урынбасары Розалия ханым Галиева да көне буе безнең белән булды. Ул да
һәркемгә шулкадәр игътибарлы, итәгатьле зат.
(Дәвамы бар)
Шәмсия ХӘЛИМОВА.
“Дуслык” газетасы