tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Хамматов Казанга профессионал булмаган артистлар сайларга килә
Шамил Хамматов Казанга профессионал булмаган артистлар сайларга килә

Шамил Хамматов Казанга профессионал булмаган артистлар сайларга килә

Бала чакта кем генә артист булырга хыялланмый? Шундый хыялый кешеләр өчен “Халык театры” Бөтенроссия талантлар конкурсы – менә дигән мөмкинлек.

Конкурс бер үк вакытта Казанда һәм Россиянең тагын җиде шәһәрендә уздырыла. Камал театрында кастинг 8-9 октябрьдә булачак. Кастингның махсус кунагы – Шамил Хамматов.

“Халык артисты” конкурсы финалистлары күптәнге хыялларын тормышка ашыра алачак: аларга профессионал артистлар белән бер спектакльдә уйнау мөмкинлеге бирелә.

Конкурста катнашу өчен артист белеме кирәк түгел, бары театрны ярату һәм иҗат итү теләге дә җитә. Татар телен белү мәҗбүри шарт булып тора.

Кастинг нәтиҗәләре буенча жюри биш кешене сайлап ала. Алга таба алар белән әйдәп баручы сәнгать осталары һәм артистлар репетицияләр үткәрә. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр театрда бер җиңүче сайлап алына. Ул театр труппасы белән бергә зур сәхнәдә берәр спектакльдә уйнау мөмкинлегенә ия була. Әлеге бәхет экспертлар тарафыннан иң күп тавыш җыючыга елмаячак.

Лилия Локманова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*