tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиянең яңа консулы: Татар теле – иң матур телләрнең берсе
Төркиянең яңа консулы: Татар теле – иң матур телләрнең берсе

Төркиянең яңа консулы: Татар теле – иң матур телләрнең берсе

Төркиянең Казандагы баш консулы Исмет Эрикан Казан Кремлендәге күргәзмә ачылышы алдыннан журналистлар белән аралашканда татар телен әлегә белмәве, әмма аны өйрәнергә теләве хакында белдерде.

“Татар теле – иң матур телләрнең берсе. Төрек теленә якын. Бик өйрәнәсем килә. Бу минем мондагы көнкүреш тормышымны җиңеләйтер иде. Моның өчен үземнән торганның барысын да эшләргә тырышачакмын”, – диде ул.

Татар телендә ни дә булса беләсезме, дигәч, шаяртып: “Әлегә белмим. Бераз жәлләгез инде мине, мин монда өч кенә көн”, – диде.

“Әлбәттә, татарның мәдәнияте бик бай. Миңа әле тулысынча танышырга вакыт кирәк. Якын арада сезнең белән татарча сөйләшә алырмын дип уйлыйм”, – диде ул.

Исмет Эрикан үз максатлары дип сәүдә әйләнеше, мәдәни багланышларны арттыру дип атады. Ул Россия -Төркия мөнәсәбәтләрендә туризм өлкәсе белән генә канәгать булуын әйтте. Шулай да туристлар санын 6 миллионнан 15 миллионга кадәр арттыру мөмкин булуын әйтте.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*