tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмараның «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр милли җанлы кыз белән очрашты
Кукмараның «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр милли җанлы кыз белән очрашты

Кукмараның «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр милли җанлы кыз белән очрашты

«Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр Мәскәүдә узган «Татар кызы» Халыкара конкурсы җиңүчесе, Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә оештырылган «Татар кызы — 2023» Халыкара бәйгесенең «Иң максатчан кыз» номинациясендә беренчелекне алган якташыбыз, чибәр, мөлаем Динә Абдуллина белән очрашты.

Динә Мәскәүдәге уку йортын тәмамлап, Рәсәй башкаласының бер мәктәбендә биология фәне укыта икән. Андагы татар яшьләре, якташлар белән аралашып, төрле татар иҗтимагый оешмаларында актив катнашып, үзе дә янып-көеп төрле чаралар оештыручы милли җанлы татар баласы ул. Якташыбыз безне матур итеп саф татар телендә сөйләве, курайда уйнавы, моңлы җыры белән әсир итте. Динәнең алга таба да куйган максатлары тормышка ашсын.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*