tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли уеннарыбыз онытылмасын” дигән исем астында җырлы-биюле кичә узды
“Милли уеннарыбыз онытылмасын” дигән исем астында җырлы-биюле кичә узды

“Милли уеннарыбыз онытылмасын” дигән исем астында җырлы-биюле кичә узды

16 нчы ноябрь көнне музейда Күлле Киме мәктәбе башлангыч сыйныф җитәкчеләре һәм укучылары белән берлектә “Милли мәдәният һәм традицияләр” елы уңаеннан “Милли уеннарыбыз онытылмасын” дигән исем астында җырлы-биюле кичә уздырылды.

Төп максат: шушы уеннар аша тарихыбызга, милләтебезгә ихтирам, хөрмәт, укучыларга әхлак һәм милли тәрбия бирү. Татар халкы борынгы заманнарда уйнаган уеннарның тарихы, уйнау тәртибе, көйләре белән кыскача таныштырып, бергәләп уеннар уйнадылар, белмәгәннәрне өйрәттеләр. Милли баш киемнәрен кию, төрле уенлы биюләр:”Йөзек салыш”, “Түбәтәй”, “Кем беренче?”, “Чия чияләгәндә” һ.б., татарча биюләр балаларны бик кызыксындырды. Ахырдан класслап фотоларга төштеләр.

Чыганак: atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*