tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хайдәр Бигичевны якташлары искә алды
Хайдәр Бигичевны якташлары искә алды

Хайдәр Бигичевны якташлары искә алды

Безнең 49 яшьлек күренекле якташыбыз (Чүмбәли), Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Хайдәр Әббәс улы БИГИЧЕВны (16.06.1949 – 13.11.1998) моннан 25 ел элек, нәкъ 16 ноябрьдә, Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан зурлап соңгы юлга озаттылар.

Бу көнне Хайдәр кардәшебез белән хушлашырга килүче халык агымы сәгатьләп өзелмәде, ә аның баш очындагы Хөрмәт каравылында Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, Республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Камил Исхаков кебек олы шәхесләр, күренекле җәмәгать һәм сәнгать эшлеклеләре торды. Ә бөек җырчыбызның туган якларыннан аны соңгы юлга озатырга туганнары, кардәше Зәки абый Валемеев һәм “Туган як” газетасы хезмәткәре Олег Әндәрҗанов барган иде. Безнең якташ-милләттәшләр исеменнән хушлашу сүзе белән Казандагы Нижгар якташлыгы рәисе Рифат Фаттахов чыкты.

Шул кайгылы датаны исләрендә тотып һәм Казанга “Туган тел” Бөтенроссия форумына бару уңаеннан, Хайдәр Әббәс улын Яңа бистә зиратында якташлары Фәрит Хайруллин, Рауф Ваһапов, Гөлнара Нәвретдинова һәм Әлфия Мусина (фотода) җылы искә алдылар, рухына дога кылдылар.

Күренекле якташыбызның сеңлесе Халидә ханым барча туганнары белән 18 ноябрьдә Казанда аның Хәтер мәҗлесен оештырачак, ә Хайдәр Бигичевның 75 яшьлеге хөрмәтенә безнең Нижгар татар автономиясе 2024 елны Түбән Новгород өлкәсе буенча аңа багышларга җыена.

Чыганак: “Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*