tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә “Сөләйман” мәчете комплексы ачылды
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә “Сөләйман” мәчете комплексы ачылды

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә “Сөләйман” мәчете комплексы ачылды

16нчы ноябрьдә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә яңартылып яңадан салынган иман йорты – “Сөләйман” мәчете ачылды. Ул әлеге мөхтәсибәттә 13нче мәчет, Ютазы урамы, 8а йорт адресы буенча урнашкан. Димәк, бүген ачылган мәчет 1999нчы елдан эшләгән мәчет урынында сафка басты.

Яңа мәчет бинасы ике ел ярым эчендә – 2021-2023нче елларда төзелде.

Мәхәлләнең сөенечен бүлешергә өйлә намазы алдыннан күпләгән кунаклар килде, мәһабәт гыйбадәтханә комплексы белән танышып чыкты. Әлеге зур вакыйгада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, күпләгән дин әһелләре, абыстайлар, иганәчеләр, мәхәллә халкы, чакырылган кунаклар катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт мәчет салуның фазыйләтләрен искә төшерде: “Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзесә яки катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә шундый ук сыйфатта Җәннәттә йорт бүләк итәр”. Ул әлеге мәчетнең үсеп килүче буында рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүдә зур таяныч булачагына ышанычын белдерде. Мөфти мәчет комплексын төзүгә зур өлеш керткән Разия Исмәгыйль кызы Еникееваны Нәзарәтнең рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ул – төп спонсор, танылган меценат Рөстәм Латыйповның тол хатыны.

Казан мэры Илсур Метшин 2008нче елның мартында Левченко бистәсендә “Сөләйман” мәчетендә беренче тапкыр булуын, биредә махсус курсларда уку өчен чират көткән сукырларны, аларның бәхетле, нурлы йөзләрен искә төшереп узды. 2013нче елның июль ахырында барлык шартлар тудырылган “Ярдәм” мәчете ачыла һәм “Сөләйман” мәчетендә башланган киңкырлы социаль эшчәнлек “Ярдәм” мәчетендә дәвам иттерелә.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Разия Еникееваның тормыш иптәше Рөстәм Мөхәммәт-Мәсһүт улы Латыйпов исән вакытта мәчет төзергә төзергә хыялланган – бүген әлеге хыял тормышка ашты. Төзелеш эшләрен алып баруда инженер-төзүче Рәхимҗан абый Сөләйманов катнашкан.

Имам-мөхтәсиб Илдар хәзрәт Баязитов аңлатып узганча, “Сөләйман” мәчете динебезгә, милләтебезгә күп хезмәт кылучы мәчет булачак. Биредә балалар өчен тәхфиз (Коръән ятлау) курслары оештырылачак. “Сөләйман”да берьюлы 36 бала укый алачак. Хәзерге вакытта балаларны туплау эше алып барыла. “Сөләйман” мәчете белем бирү һәм социаль юнәлештә зур тәҗрибәгә ия: 2002нче елдан, ягъни Илдар хәзрәт имамлык иткән чордан зур эшчәнлек – балалар өчен лагерьлар, хәйрия акцияләре, сукырлар белән эшләү һ.б. башланып китә. Шунысын билгеләп узарга кирәк, совет чорында Левченко бистәсендә имам булып Соруретдин бабай Сөләйманов хезмәт иткән, аның исеме әйтергә уңайсыз булганлыктан, ул халык арасында Сөләйман мулла буларак таныла. Шуңа атап Левченкода 1997-1999нчы елларда төзелгән беренче мәчеткә “Сөләйман” исеме бирелә.

Рәсми чыгышлардан соң, барлык җыелган халык яңа бинага узды һәм мөфти Камил хәзрәткә ияреп өйлә намазын укыды. Яңа мәчеттә имам-хатыйб вазифасын Илһам хәзрәт Исмәгыйлев дәвам иттерәчәк.

Яңа “Сөләйман” мәчете, иске бина кебек үк, ике катлы, әмма зурлыгы 1000 квадрат метрдан артып китә. Яңа комплекс гыйбадәт залыннан һәм мәдәни үзәктән тора.

Беренче катта 300 ир-атны сыйдырышлы намаз уку залы, гардероб, барлык уңайлыклары булган тәһарәтханәләр урын алган. Икенче катта 80 хатын-кызга исәпләнгән намаз уку урыны, төрле кабинетлар бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан.

Мәчет проекты авторы – архитектор Искәндәр Еникеев. Мәчет архитектурасы өч ак гөмбәзне үз эченә ала. Тышкы яктан да, интерьерда да ак төс өстенлек итә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*