tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә Татар мәгърифәте көннәре үтте
Киров өлкәсендә Татар мәгърифәте көннәре үтте

Киров өлкәсендә Татар мәгърифәте көннәре үтте

15-16 ноябрь көннәрендә Киров өлкәсендә Татар мәгърифәте көннәре үтте. Беренче көнне программа нигезендә делегатлар Урта Шөн һәм Иске Пенәгәр мәктәбе белән таныштылар. Икенче көнне исә, Малмыж районы Иске Йөрек, Татар Кумбашы, Яңа Смәил мәктәпләрендә булдылар. Мәктәпләрдә милли мәгарифнең торышы, туган ( татар) телне укытуда булган кыенлыклар, ирешелгән нәтиҗәләрне анализлауга багышланган түгәрәк өстәлләр үткәрелде.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин , Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара секторы мөдире  Гөлия Мусина, Кукмара һәм Балтач районыннан директорлар һәм мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты. Шулай ук, Киров өлкәсе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Константин Ситников, Нократ-алан һәм Малмыж районы, мәгариф идарәсе җитәкчеләре булды.

Яңа Смәил мәктәбендә үткән пленар утырышта ике төбәк арасындагы булган хезмәттәшлекне арттыру өчен уртак максатлар һәм бурычлар куелды.Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мөгаллимнәребезгә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*