tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратов укытучысы Роза Ибраһимова: Бәйгеләрдә катнашып, укучыларга үрнәк күрсәтәм
Саратов укытучысы Роза Ибраһимова: Бәйгеләрдә катнашып, укучыларга үрнәк күрсәтәм

Саратов укытучысы Роза Ибраһимова: Бәйгеләрдә катнашып, укучыларга үрнәк күрсәтәм

Саратовның Милли татар гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ибраһимова фикеренчә, укытучы укучы өчен үрнәк булырга тиеш.

«Мин башлангыч сыйныфларда укытам. Беренче чиратта, укытучы үзе балага үрнәк булырга тиеш, дип уйлыйм. Үз телен, мәдәниятен яратуын күрсәтергә тиеш. Мин балаларны бәйгеләрдә катнашырга өндим икән, үзем дә бәйгеләрдә катнашырга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә тиеш. Мин укучыларга: «Мин дә сезнең кебек, бәйгеләрдә катнашам», – дип сөйлим, үзем үрнәк булырга тырышам», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, башлангыч сыйныфта укучыда татар теленә мәхәббәт һәм хөрмәт хисе булдырылса, үсә төшкәч, бала үзе дә татар теленә теләп йөри. Аның өчен үз балалары укытучы һөнәрен сайларга этәргеч булган.

«Минем өч балам бар. Үзем аларны татар бәйгеләренә әзерли идем, аннан укытучы булдым. Мин үзем дә татар теле дәресләренә яратып йөри идем. Гаиләдә укытучылар юк иде, бәлки, балаларым бу һөнәрне сайлар», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*