tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кул эше остасы Ания Быстрова: «Екатеринбургта татар атмосферасын яшьләрдән тоеп була»
Кул эше остасы Ания Быстрова: «Екатеринбургта татар атмосферасын яшьләрдән тоеп була»

Кул эше остасы Ания Быстрова: «Екатеринбургта татар атмосферасын яшьләрдән тоеп була»

«Интертат» хәбәрчесе Татар яшьләре көннәре делегаты – яшьләргә кул эше буенча мастер-класс бирүче Ания Быстрова белән сөйләште.

– Ания, Екатеринбургта татар атмосферасын аз гына күләмдә булса да тоеп буламы? Булса, ул нәрсәдә чагыла?

– Миңа калса, бүген Екатеринбургта татар мохитен татар яшьләреннән тоеп була, чөнки мохитне һәм атмосфераны кеше барыбер үзе ясый.

Дөрес, бездә татар архитектурасы бар, кайчандыр татар сәүдәгәрләре дә яшәгән, шуңа күрә шәһәребездә татар эзләрен, татар тарихын ачык күреп була. Ләкин шулай да, бүгенге көн белән яшәүче буларак, минем өчен кешеләр, бигрәк тә яшьләр әһәмиятле.

– Синең «Ханбикә» исемле, кул эшенә өйрәтүче проектың бар…

– Мин аны Екатеринбург шәһәрендә, татар яшьләренең «Яшен» исемле иҗтимагый үзәге кысаларында тормышка ашырдым. Бу проект бары тик идеягә таянып эшләнде, ул вакытта аның аша ниндидер акча табу турында уйлар булмады.

Кул эшенә бүген күп җирдә өйрәтәләр, без исә, «Ханбикә» проекты кысаларында, төгәлрәк әйтсәң: чигү, шамаилләр ясау эшендә басымны татарлыкка ясадык. Шуның белән, миңа калса, аерыла да инде ул бүтән шундый ук проектлардан. Килүчеләрнең барысына да аның атмосферасы да ошый. Без чигергә дип, килсәк, көн буена киләбез, тәмләп чәйләр эчеп, татар җырлары тыңлап, вакытыбызны шул эш өстендә үткәрәбез. Кызганычка, хәзер төп һөнәрем аркасында, мин бу проектны алып бара алмыйм, ләкин ул дәвам итә.

– Ә төп һөнәрең буенча син кем булып эшлисең?

– Төп һөнәрем буенча мин – укытучы, шулай ук балалар өчен иҗат мәктәбендә завуч вазифасын башкарам. Шуңа күрә минем эшем бу яктан да иҗат белән бәйләнгән, ә инде кул эшләренә тагын бер әйләнеп кайтсак, ул минем күңелгә тынычлык бирә, шул ук вакытта үз тамырларыңны онытмаска та ярдәм итә.

– Син чиккән әйберләргә Екатеринбургта ихтыяҗ бармы?

– Дөресен әйткәндә, ихтыяҗ аз. Сатып алган кешеләр – ул минем танышларым һәм дусларым. Ул яктан караганда, Казанда үз брендыңны алып бару һәм сату җайлырак, чөнки монда андый товарларга ихтыяҗ зур, ләкин шул ук вакытта конкуренция да көчле.

– Кызыксынган кешеләр син эшләгән әйберләрне кайдан сатып ала ала?

– Мин чиккән әйберләре бүген Казанда сатып алып була. Күптән түгел «Tatar Sharf» дигән бренд белән килешү төзедек, алар инде кирәкле материалларны җибәрделәр. Яңа елга кадәр мин аларга түбәтәйләр тегеп бирергә тиеш. Шул ук кибеттә мин ясаган әйберләр дә сатыла.

– Син укыткан иҗат мәктәбенә әйләнеп кайтыйк. Анда татар балалары укыймы?

– Мин завуч булып эшләгәч, балаларны мәктәпкә кабул итү – төп вазифаларымның берсе. Кабул итү процессында күзгә татар фамилияләре бик күп ташлана, ләкин соңгы арада моңсурак тенденциягә тап булдым. Мисал өчен, баланың фамилиясе татар, ә исеме урыс. Яки, мәсәлән, фамилиясе татар булган бер кыз килә, мин аңа шунда ук сорау бирәм: «Син татармы?» – дип. Ә ул миңа: «Нәрсә соң ул?» – дип җавап кайтара… Гаиләдә татар исемен горурланып йөртерлек тәрбия бирмиләр. Менә шунысы моңсу.

– Син татар мохитен сакларга омтылып яшисең, читтә ул бик авыр инде, әйткәнеңчә. Күңелең Казанга күчүне сорамыймы?

– Күчәсем килә, ләкин күптән түгел мин ипотекага фатир алдым, шуңа күрә алдагы 17 елда булмас әле (көлә). 20 яшькә кадәр күчеп китү җайлырак, ә инде 20нең теге ягына чыккач, башыңа: «Ә кайдан эш табам? Кайда яшим?» – дигән уйлар һәм сораулар килә башлый.

– Безне укучыларга нәрсә телисең килә?

– Мин аларны бервакытта да туктап калмаска өндим, чөнки максатларга шулай гына ирешеп була. Кеше бер урында таптанса, ул иҗади яктан да, гыйлем ягыннан да артта кала. Шуңа күрә үзем көн саен алга таба атларга тырышам. Чөнки алай яшәү кызыграк та, рәхәт тә. Көн уздымы? Урында таптанмыйсыңмы? Димәк, көнең заяга үтмәгән!

Чыганак: intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*