tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күңелле, файдалы чара
Күңелле, файдалы чара

Күңелле, файдалы чара

“Ачык ишекләр” көне Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Тамашачылар залы укучылар, балаларның әти-әниләре белән тулы иде. Чараны алып баручылар Айгөл Корбанова, әкият геройлары Зөфәр Корманов, Алисә Баганаева бәйрәмне матур чыгышлары белән бизәделәр. Тамашачылар мәдәният үзәге каршында эшләүче клуб оешмалары, җитәкчеләре белән таныштылар.

Әти-әниләр балаларның сәләтләрен укудан буш вакытта үстерү, кызыксындыру, шөгыль сайлау турында мәгълүмат тыңладылар.

“Әминә” студиясе җитәкчесе Римма Баганаева: ”Минем клуб оешмасына йөрүче балалар декоратив кулланма иҗат юнәлешен дүртенче ел өйрәнәләр. Татар халкы элек-электән үзенчәлекле кул эшләре белән аерылып торган. Тегү-чигү эшенә кызлар кече яшьләреннән өйрәнгәннәр. Без татар бизәкләре белән мәктәп яшьтәге балаларны таныштырабыз. Укучыларга милли костюмнарның үзенчәлеге, матурлыгы ошый. Кызлар рәсем ясарга, милли бизәкләрне матур итеп чигәргә яраталар. Узган уку елны укучыларымның эшләгән иҗаты өлкә күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып беренче, икенче урыннарны алдылар.

Халкыбызның милли мәдәнияте белән балаларыгызны кече вакытларыннан таныштырырга теләгегез булса, себер-татар мәдәният үзәгенә рәхим итегез. Безнең төркемгә яңа укучылар өстәлсә шат булырбыз. Яңа уку елында укучыларыма, барлык укытучыларга уңышлар, матур нәтиҗәләр телим,” – дип сөйләде.

Себер-татар мәдәният үзәгендә фольклор, бию, театр, вокал, декоратив-кулланма иҗаты, “Нур” әдәби–иҗат түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар сәнгатебезнең, татар теленең, мәдәниятебезнең, җырларыбызның матурлыгын, байлыгын күрсәттеләр.

“Ачык ишекләр” көнендә түгәрәкләргә язылу, түгәрәк җитәкчеләре белән танышу программасы матур, эчтәлекле концерт белән үрелеп барды. Танылган нәни сәхнә йолдызлары туган телләрендә җырладылар, сөйләделәр, татар биюләрен күрсәттеләр. “Ачык ишекләр” көне себер-татар мәдәният үзәгендә күңелле, эчтәлекле һәм файдалы үтте.

Римма Умитбаева.

Чыганак: janarishtymen

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*