tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга Алтайдан делегация килде
Казанга Алтайдан делегация килде

Казанга Алтайдан делегация килде

Татарстан Республикасына 10 кешедән торган Алтай Республикасы Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте иҗтимагый оешмасы делегациясе килде. Сәфәр «Карым» ҖЧҖнең башкарма директор Әнвәр Әминовның тулы финанс ярдәме белән оештырылды. Делегацияне «Особый тур» инклюзив агентлыгы тьюторлары озатып йөри.

Инклюзив мәдәни-күзәтү программасы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ярдәме белән төзелде.

Бүген Алтай делегациясе «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булды. Биредә делегацияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов каршы алды. Ул аларга Бөтендөнья конгрессы эшчәнлеге, Алтай Республикасында булачак Сабантуй турында сөйләде.

– Сезгә сәламәтлек, игелек һәм уңышлар телим! Безнең республикада алган тәэсирләр сезнең йөрәгегездә җылы бер хатирә булып сакланыр, дип өметләнәм, – диде ул һәм башкала кунакларына Бөтендөнья татар конгрессыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.

Алтай Республикасы туристлары Казан шәһәренең башка истәлекле урыннарында да булачак, Татарстан Республикасының инвалидлар һәм инклюзив җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*