tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кулаткы җирендә динебез тамырлары тирән
Кулаткы җирендә динебез тамырлары тирән

Кулаткы җирендә динебез тамырлары тирән

Иске Кулаткы җиренә Ислам нуры 17 нче гасыр ахырында, патша Петр I указы нигезендә күченеп килүче татарлар белән бергә үтеп кергән, дип фаразлана. Темников, Тамбов һәм башка җирләрдән чыккан әлеге йомышлы татарларга Рус дәүләтенең көньяк-көнбатыш чикләрен, Кузнецк, Хвалын, Сызран крепостьларын саклау һәм Пенза-Сызран сызыгында хезмәт итү бурычы йөкләнә.

1917 елгы революциягә кадәр Саратов губернасының Хвалын өязенә кергән Иске Кулаткы районы авылларында 70тән артык мәчет һәм берничә дистә башлангыч мәктәп, урта мәдрәсә эшләп килә. Аларда 200дән артык имам, мөәзин, мөдәррис һәм ике ахун хезмәт итә. Әлеге төбәк мәдрәсәләре халыкка рухи-әхлакый, милли тәрбия һәм дини гыйлем бирү үзәгенә әверелә.

Мәчет имамнары тирән гыйлемле, югары әхлаклы, тәкъвалы булулары белән аерылып тора. Күпләрнең остазы булган ишан Хәбибулла Хансөяри, Җәгъфәр Кулаткы, Әхмәр Мәстәки, имамнар Абдулла Кулаткы, Фәхретдин Әбләзов, ахуннар Мәмин һәм Мәксүдов әнә шундыйлардан. Илдәге социаль-экономик күтәрелеш нәтиҗәсендә мәчет һәм мәдрәсәләр саны сизелерлек дәрәҗәдә арта. Шактый гына мөселманнар хәләл юл белән мал туплап, Хвалын, Кузнецк, Николаевка калаларының мещаннары – вак буржуазия вәкилләре булу бәхетенә ирешә. Данлыклы татар-мөселман үзәкләрендә – Казан, Оренбург, Уральск, Троицк мәдрәсәләрендә белем алып кайтучылар тырышлыгы аркасында халыкның милли һәм дини үзаңы үсә. Район халкы арасында татар-мөселман вакытлы матбугатын һәм губернаның рус телендәге газеталарын өйләренә яздырып алучылар очрый.

Ишан Хәбибулла хәзрәт Хансөяров һәм аның нәсел дәвамчысы Абдулнасыйр хәзрәт Абдуссәламов имамлык вазыйфасын башкарган Аллаһы йортларына Җәмигъ мәчете статусы бирелә. Алар күрше авыллар һәм тулаем Саратов губернасы мөселманнарын үз тирәсенә туплауга ирешә.

Хвалын мишәрләре – Иске Кулаткы татарлары император белән хөкүмәткә тугрылыклы хезмәт итә. Шушы җирнең, шушы туфракның төп халкы буларак, өч гасыр дәвамында православие динендәге күршеләре – руслар һәм чувашлар белән аңлашып, шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып гомер итәләр. Йомышлы мишәрләр Хвалын һәм Сызран крепостьларын төзүгә үз өлешен кертә, аннары аларны дошманнан саклый, революцияләрдә катнаша. Ватан сугышы елларында Туган илен яклап фронтка китә. Революциядән һәм ике сугыштан соң алар колхозлар оештыра, хуҗалыкларны яңадан торгыза, илнең төрле почмакларында гөрләгән төзелешләрдә тир түгә.

1917 елга кадәр район мөселманнары һәм күрше Кузнецк өязендә яшәүче дин кардәшләребез Саратов губернасы мөселман җәмәгатьчелегенең иң актив һәм аеруча оешкан өлеше булып исәпләнә.

Авыл мәчетләренең тирән гыйлемле, зыялы имам-хатыйблары һәм мөдәррисләре (мәдрәсә мөгаллимнәре) намаз укыту, белем бирү, йолаларны үтәү һәм халыкны тәрбияләү белән генә чикләнми. Алар җәмәгать эшләре белән дә актив рәвештә шөгыльләнә – метрика китапларын алып бара, авылда булган вакыйгалар хроникасын яза, туган төбәкләре тарихына бәйле мәгълүматларны җыя, педагогик эшчәнлекне оештыра.

Авыл яшьләре тирә-якта бик популяр булган дини уку йортларында – ишан Хәбибулла Хансөяров, Абдулнасыйр Абдуссәламов, Хөснетдин Әмиров, Закир Богданов, Таҗетдин Зарипов җитәкчелек иткән мәдрәсәләрдә белем ала. Аларның бер өлеше авылда алган гыйлем белән генә чикләнмичә, Оренбургның “Хөсәения”, Уральскиның “Мотыйгия”, Казанның “Әмирхания”, “Касыймия”, “Мөхәммәдия”, “Мәрҗәния” мәдрәсәләрендә укуларын дәвам итә. Мәдрәсәне бетереп Казанның татар укытучылар мәктәбенә керүчеләр, соңыннан земство мәктәпләрендә укытучы хезмәтен башкаручылар, газета һәм журнал редакцияләрендә эшләүчеләр дә очрый.

Узган гасырның 30 нчы еллары район мөселманнарына кайгы-хәсрәт алып килә. Совет хакимияте күпчелек дин әһелләрен нахакка гаепләп, сөргенгә озата, атып үтерә. Утызынчы елларда гаепсезгә атып үтерелгән имамнарның туганнар каберенә данлыклы меценат, күп милли һәм дини чараларны оештыручы Эдуард Әнвәр улы Ганеев тырышлыгы белән чардуган куелган һәм зиярәт кылучылар өчен ышыклану урыны ясалган.

Сугыштан соңгы елларда кыйбла тарафыннан җылы җилләр исеп, беркүпме дин иреге бирелә һәм кайбер авылларда берәр мәчет ачыла. Әмма тиздән дәүләт сәясәте янә үзгәрә. Куштаннар мәчет манараларын кисеп төшерә. Әле күптән түгел генә авыл картлары биш вакыт намаз укыган биналарда авыл Советлары, колхоз һәм совхоз идарәләре һәм клублар урнаша. Биредә моңлы азан урынына музыка яңгырый, күңел ачу чаралары үткәрелә башлый.

Әмма иманны, Аллаһы Тәгаләне ярату хисен халык күңеленнән приказ белән генә сызып ташлавы мөмкин түгел. Авыл халкы яшертен җыелып, аерым өйләрдә яки зиратларда җомга, гает намазларын укый, тәравихлар әйтә. Обком белән райкомнан җирле комсомол һәм партия оешмалары активистларына яшертен җыелып җомга намазы укучыларның исем-фамилияләрен язып алырга күрсәтмә килә. Җәмгыять белән бергә атларга теләмичә, атеизм идеяләрен кабул итмәгән һәм милли, дини йолаларны үтәвен, Коръән ашлары үткәрүне дәвам иткән коммунистларны партия җыелышларына чакырып шелтәлиләр.

Атеистик режим бары тик татар-мөселманнар гына яшәгән милли районны бөтенләй мәчетсез калдыра. Югыйсә, революциягә кадәр бу төбәктә 70тән артык мәчет эшләп килгән.

Совет хакимияте күпме генә тырышса да, мөселманнарның соңгы юлга озату, балага исем кушу һәм никах уку йолаларын үзгәртә алмый. Властьлар рәсми рәвештә тыюга һәм медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуына карамастан, халык балаларының гомерен куркыныч астына куеп булса да, халык белгечләрен – сөннәтче бабайларны чакыртып ир балаларын сөннәтләтә.

Җитмеш елдан артык атеизм идеяләре хөкем сөргәннән соң, үзгәртеп кору чоры башланып, халыкка дин һәм вөҗдан иреге бирелә. Кулаткы татарлары үзенең асылына кайту – ата-бабаларыннан рухи мирас булып күчкән традицион ислам кыйммәтләрен яңадан торгызу максатында җиң сызганып эшкә керешә. 1990 еллар башында авылларда сакланып калган мәчетләр халыкка кире кайтарыла, район үзәгендә һәм күпчелек авылларда яңа мәчетләр төзелә. Фидакарь милләттәшләребез тырышлыгы белән мәчетләр карамагында дин нигезләрен, Коръән укырга өйрәнү буенча курслар, түгәрәкләр, дәресләр оештырыла.

Хәзерге вакытта Иске Кулаткы районында 10161 кеше яши, шуларның 9793е – татарлар. Район территориясендәге 16 торак пунктта егермедән артык мәчет, район үзәгендә мәдрәсә – шәех Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәге эшләп килә.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*