tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзгәрешләр үзеңнән башлана
Үзгәрешләр үзеңнән башлана

Үзгәрешләр үзеңнән башлана

14 октябрьдә Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте идарәсе, “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды, Ислам бизнесы халыкара ассамблеясе (МАИБ) һәм “Единение” гаилә үзәге традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яңартуга юнәлдерелгән мөселман мәдәни-агарту форумы уздырдылар.

Форум кысаларында ислам кыйммәтләре призмасы аша гаилә кору шартлары гына түгел, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә кагылышлы уртак проблемалар һәм аларны чишү юллары да тикшерелде.

Самара өлкәсе мөфтие Талип Яруллин Россия халыклары арасында бердәмлек булдыру мөһимлеген билгеләп үтте: “Үз өеңдә уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру, мәхәббәт, тугрылык, ышанычлы хисләр тәрбияләү, ата-анаңны, туганнарыңны хөрмәт итә белү – бу традицион гаилә кыйммәтләре дип атала. Бүгенге битарафлык, ксенофобия, русофобия, расизм, антисемитизм дип аталган агулы капшавычлардан ераграк торып, Россия дип аталган гаилә ышыгында берләшергә тиешбез».

“Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фондының попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә таянып яшәү мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки һәр кешенең яшәү рәвеше уртак тарихыбызны формалаштыра. Илебездә гасырлар буе төрле милләт халыклары яхшы күршеләр булып яшиләр. Ләкин, нык гаилә кору өчен һәркем үз милләте гореф-гадәтләрен һәм үз тамырларын белеп үсәргә һәм шуларга таянып яшәргә хаклы”, – дип сөйләде.

Никах уздыру гореф-гадәте һәм шартлары турында – Вагыйз Яруллин исемендәге мәчет имамы Ислам Яруллин, ә мөселман гаиләсендә хатын-кыз һәм ир-ат хокуклары турында Тарихи мәчет имамы Наил Биктаев сөйләделәр.

“Бердәмлек” (“Единение”) гаилә ярдәме фонды җитәкчесе, юрист Дилфүзә Асанова гаиләне тарката торган факторларга тукталып үтте. Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгып, аерылышу була калса, өйләнешкәндә үк никах килешүе төзергә киңәш итте: “Парлы тормышта һәркем бәхетле булырга тиеш, чөнки гаилә рухи кыйммәтләргә таянып, изге ният белән корыла. Ләкин ир яисә хатын җавапсызлыгы, үз вазифаларына битараф булуы, киңәшеп эшли белмәве бер-берсен кимсетүләргә китерә. Андый гаиләдә туган балалар ата-ана кимчелекләре корбаннары булып үсәләр”.

Форумга Казан Ислам университеты мөгаллиме, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең фәтва бүлеге белгече Әхмәд Әбү Яхъя да чакырылган иде. Ул үзенең чыгышында аерылышу процессында аеруча җаваплы булырга, үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаган вакытта конфликтка балаларны тартып китермәскә киңәш итте.

Бала тәрбияләү турыдан-туры мәгариф, белем бирү, укытучы, ата-ана һәм бала арасында туган мөнәсәбәтләргә дә бәйле. Бу тема да форум кысаларында һәрьяклап тикшерелде. Филология фәннәре кандидаты, Самараның социаль-педагогия университеты доценты Алинә Абдулова студентларның аралаша белү проблемаларына тукталды, аларны хәл итү юлларын күрсәтте.

Мәдәни-агарту чарасы “Үзгәрешләрне үзеңнән башла, ә бергәләшеп алынсак, дөньяны яхшы якка үзгәртә алачакбыз!” лозунгы белән тәмамланды.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*