Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елдан бирле Россиянең Федераль округларында татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар уздыра. 12-13 гыйнвар көннәрендә Ижауда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә шуларның чираттагысы узды.
Анда Удмуртия, Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Чувашия, Марий Эл республикаларыннан, Түбән Новгород, Ульян, Киров, Самара, Саратов, Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан вәкилләр бар иде. Бу көнне шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков, язучылар Рафис Корбан, Факил Сафин һәм Төмән өлкәсеннән Ринат Насыйров килгән иде.
Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы гимназия
Ике көнгә сузылган чаралар Габдулла Тукай исемендәге 6нчы татар гимназиясендә башланып китте. Биредә кунаклар укучылар белән очрашып, иҗат итү турында фикер алыштылар, шагыйрьләр гимназиягә үз китапларын бүләк иттеләр, балалар җырлап, уен коралларында уйнап, шигырьләр сөйләп, татарча белүләрен күрсәттеләр. Ә гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова татар телен укытудагы уңышлары белән таныштырды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Татарстаннан читтә яшәп, үз телебезне белүегез бик сөенечле. Татар теленең төрки телләр арасында үз урыны бар. Тел файдалымы, файдасызмы дип кенә фикер йөртергә ярамый. Туган тел безгә гасырлар аша әби-бабайлардан мирас булып калган, безнең буынга килеп җиткәч, аның югалуы зур фаҗига булыр иде. Шуңа күрә туган телне саклагыз, сөйләшегез, өйрәнегез», – дип, киңәш бирде укучыларга. Күренекле язучы Факил Сафин халык санын алу нәтиҗәләренең борчуга салуын билгеләп, телне өйрәнүнең милләтне саклап калуда роле зур булуын әйтеп узды. Ә балалар шагыйре Рафис Корбан сөйләгән шигырьләр рәхәтләнеп көләргә генә түгел, уйланырга да мәҗбүр итте. «Татар күзләре» шигырендәге «Бу дөньяда татар күзләренең беркайчан да нуры сүнмәсен!» дигән юллары бүген дә колакта яңгырый. Кунаклар музей белән танышканнан соң, Азин урамындагы мәчеткә юл тоттылар.
Ижау Җәмигъ мәчете, Х.Фәизхан исемендәге лицей
Киң итеп ачылып куелган Җәмигъ мәчете капкасы янында ук кунакларны Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Милли сәясәт министры Эдуард Петров, Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Рамил Гайнуллин, Ленин районы хакимияте башлыгы Артур Акбашев каршы алдылар.
Фаиз хәзрәт мәчет тарихы, аның эшчәнлеге белән таныштырганнан соң, кунаклар Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче Хөсәен Фәизхан исемендәге лицейга юнәлде. Әлеге лицей 97 нче мәктәпнең канаты астында эшли.
Лицейның укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле укытучысы Эльмира Шакирова укуның өч телдә баруы, биредә белем алучы балаларның 65 %ы татарлар булуы, барлык түгәрәкләрнең бушлай эшләве, 4 татар теле укытучысының хезмәт куюы турында сөйләде, Милли Шура рәисе аны бик кызыксынып тыңлаганнан соң, үз фикерләрен җиткерде, киңәшләрен бирде: «Без мондый сәфәрләребез вакытында һәр төбәктә татар балалар бакчаларына, мәктәпләренә керәбез. Бу регионнарда эшләүче татар оешмалары җитәкчеләре башкаларның тәҗрибәләрен күрсеннәр, кайтып үзләрендә куллансыннар өчен эшләнә. Әлбәттә, әлеге матур бинада эшләвегез, уңышларыгыз турында горурланып сөйләвегез сөендерә. Ләкин мин классларга кергәч, татарлыкны сизмәдем: ипи-тоз белән каршы алу, шигырь сөйләү генә татар сыйныфлары барлыгын дәлилләми. Ишетүебезчә, бар да бик матур, ә күзләр карый да, күңел төшә. Татар сыйныфы дип аталабыз икән, исеме җисеменә туры килергә тиеш. Классларда мәшһүр татар зыялылары һәм язучыларының портретлары, татар китаплары, татар телендә мәгълүмат такталарын булдырырга кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы, үз чиратында, сезгә тиешле ярдәмне күрсәтергә әзер. Әсбапларга килгәндә,
КамАЗ белән төяп җибәрерлек мөмкинлек бар. Укучылар ишетеп кенә түгел, күзләре белән күреп үсәргә тиеш. Инде бу кадәр уңышларга ирешкәнсез икән, боларын да эшләп бетерергә кирәк. Шул вакытта хезмәтегезнең җимеше күренер». Бу урында укытучылар, кайбер кунаклар тарафыннан «Дини кануннар буенча сурәтләр кулланырга ярамый», – дип әйтәләр. Бу очракта нишләргә?» – дигән сүзләр дә ишетелде. «Болар бары тик кайбер төбәкләрдәге мөфтиятләренең кагыйдәләре генә. Монда да алтын урталыкны табарга була. Кирәк булса, Татарстан Диния нәзарәте яки Уфадагы Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аңлатма бирер», – диде Милли Шура рәисе.
«Энҗе» балалар бакчасы
Алга таба кунаклар мәчет каршысында гына урнашкан Ижауның йөзек кашы булган 107 нче «Энҗе» татар балалар бакчасына юнәлделәр.
Ишектән килеп керүгә милли киемле кызлар-малайларның: «Исәнмесез, хуш киләсез!» – дип каршы алулары, малайларның кул биреп күрешүләре кунакларның йөзләрендә елмаю тудырды, ару-талулар таралды, күңелләр күтәрелеп китте. Үзебезнең милли көй яңгырый, тәмле коймак исләре таралган, диварлардагы барлык мәгълүмат, стендлар татар телендә. Бар нәрсәдән миллилек бөркелә. Рәхәт монда.
Балаларның, тәрбиячеләрнең кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә белән танышкан арада Васил Шәйхразыев шәҗәрәләр төзегәндә кагыйдәләр исәпкә алынмавына игътибар итте. Конгресс каршында эшләүче «Ак калфак» оешмасының барлык төбәкләргә дә шәҗәрәне дөрес итеп төзү буенча остаханәләр уздырырга тиешлеген билгеләп узды. Җырлап-биеп, әкиятләр куеп, сәләтләрен, туган телебезне яхшы белүләрен күрсәткән сабыйлар, әлбәттә, барлык кунакларның да күңелләрен яулады. Васил Шәйхразыев та: «Безнең күңелләргә яктылык, өмет салганыгыз өчен зур рәхмәт җиткерәбез. Әгәр шундый балалар бакчалары, үз эше өчен янып торган тәрбиячеләр, туган теленә битараф булмаган әти-әниләр булса, милләтебез киләчәгенең өметле икәненә ышанам», – дип, тәрбиячеләргә мөрәҗәгать итте.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: ике көн буе зур кунаклар белән бергә Удмуртия Милли сәясәт министры Эдуард Петровның бергә йөрүе Удмуртиядә татарларга карата зур хөрмәт булуын, эшебезнең югары бәяләнүен тагын бер кат раслады. Эдуард Степан улы кунакларның республиканың Милли музеен да күрәселәре килү теләген ишетү белән, тиз арада Мәдәният министры Владимир Соловьев белән элемтәгә кереп, экскурсия дә оештырды. Барысы өчен дә аңа зур рәхмәт.
Муса Җәлил исемендәге китапханә
Көн кичкә авышканда, кунаклар Муса Җәлил исемендәге китапханәгә килеп җитте. Татар Базары бистәсендә урнашкан китапханәгә 1950 елның 15 гыйнварында нигез салына. 1989 елда аңа герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә. 2006 елның 29 ноябреннән китапханә «Татар мәдәнияте һәм әдәбияты үзәге» дип санала.
Бу көнне биредә Татарстан җитәкчелеге һәм төбәктәге милли оешма җитәкчеләре өчен «Чулпан» балалар үзешчән театры Мөхәммәт Әблиевнең «Шәмсекамәр» драмасыннан өзек күрсәтте. Кунаклар балаларның татар телендә, бигрәк тә авыр әйтелә торган дини сүзләрне аңлап, камил сөйләшүләренә сокландылар. Әлбәттә, китапханәдә бүгенге көндә хәл ителмәгән мәсьәләләр дә шактый. Татар телендә укучыларга матур әдәбият җитмәвен белеп, Бөтендөнья татар конгрессы китапханә фондына 350 данә татар китаплары алып килгән иде. Шуларны тантаналы төстә бүләк иттеләр.
XXI гасыр – компьютерлар, Интернет заманы. Ижау шәһәренең берничә китапханәсендә заман таләпләре нигезендә Интернетка бушлай керү мөмкинлеге генә түгел, тарих, дин, сәнгать турында китаплар, әдәби әсәрләр белән таныштыра торган электрон зал бар. Муса Җәлил исемендәге китапханәдә дә электрон зал булса, бу китап укучыларны, яшьләрне тартып торыр иде. Китапханәдә күптәннән төзекләндерү дә булмады. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чиратында китапханәгә ярдәм кулын сузарга әзер булуын җиткерде.
Кичке аш вакытында кунаклар алдында «Асылъяр» үрнәк музыка, җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Рөстәм Егоров һәм Светлана Тимершинаның җырлары да кунакларның күңеленә хуш килүе алкышлардан күренде. Кичке аштан соң, кунаклар Милли музейга юл тоттылар. «Төнлә музей эшлимени?» – диючеләр дә булды. К.Герд исемендәге Милли музейның эш сәгатьләре көндез эштә булучыларны исәпкә алып төзелгән: пәнҗешәмбе көнне 13.00-21.00 сәгатькә, калган көннәрне 10.00-18.00 сәгатькә кадәр эшли. Дүшәмбе – ял көне. Музей җитәкчесе Александр Волков безне үзе ачык йөз белән каршы алды һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз элемтәдә булуларын, үзара хезмәттәшлек итүләрен билгеләп үтте. Экскурсиядән кунаклар бик канәгать калдылар. Алар удмуртларның тарихы белән таныштылар, татарларга багышланган экспонатлар да бик кызык иде. Нәкъ менә шушы музей урнашкан бинаның тарихы да кызыксыну уятты.
«Яңарыш» редакциясе
13 гыйнварда кунакларны «Яңарыш» газетасы редакциясендә журналистлар, Удмуртия Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Александр Валов каршы алдылар. Васил Шәйхразыевның игътибарын дивардагы матур итеп элеп куелган газетаның беренче саны җәлеп итте. Шулай ук тупланмаларны да күреп, соклануын белдерде. Аралашу вакытында ул Россиянең башка төбәкләрендә нәшер ителүче татар телле газета-журналлар белән элемтәләрне тагын да ныгыту кирәклегенә басым ясады. «Бу «Яңарыш» газетасына гына кагылмый. Төбәкләрдә чыгучы барлык басмаларда Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чаралар, күрше регионнарда яшәүче татарлар тормышы турында даими хәбәрләр урнаштырылып барылырга тиеш. Милләттәшләребез үз казанында гына кайнап яшәмәсен, еракларга сибелеп яшәүче татарлар тормышы белән танышсын. Яшь журналистларны тәрбияләүче сәхифәләр булуы – киләчәгебезне кайгырту дигән сүз. Киләчәктә без сезнең газеталарда каләм чарлаучы укучыларны Казанга чакырып, татар редакцияләре, «Шаян ТВ» телеканалы белән таныштыру турында уйлаячакбыз», – диде ул. Баш мөхәррир Рәмзия Габбасова Удмуртия Хөкүмәтенә, матбугат һәм мәгълүмат агентлыгына газетаны чыгаруда күрсәткән матди ярдәм, тудырылган шартлар өчен рәхмәт белдерде. Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә унынчы ел рәттән гел балалар иҗатыннан торган «Алтын йомгак» журналын чыгару, инде 20 елдан артык газетабызда «Алтын йомгак» сәхифәсенең эшләве турында сөйләде.
Җитди генә фикер алышкан вакытта Васил Шәйхразыев кинәт кенә сүзен бүлеп, журналистлардан: «Кичә Удмуртиядә кемнәр булды?» – дип сорагач, бераз тынлык урнашты. Башка зур чаралар булмавын истә тотып: «Сез булдыгыз», – дигән җавапка: «Бу турыда язып чыктыгызмы әле? Кая «Яңарыш»ның төркемен ачып күрсәтегез әле», – дип шаккатырды. Бу урында ул журналистларның оператив эшләвен тикшерсә, үзенең бар яклап да кызыксынуын, милләтебезгә кагылышлы барлык сорауларны үз контролендә тотуын күрсәтте. «Яңарыш»ның социаль челтәрендә куелган хәбәрләрне һәм аларны караучыларның күплеген күреп, журналистларның эшен яхшы бәяләде. Башка төбәкләрдән килгән җитәкчеләр дә газета белән танышып, журналистлар белән аралашып, тәҗрибә уртаклаштылар.
Редакциядән чыккач, кунаклар Ижау шәһәренең үзәк мәчетенә керделәр. Мәчет тарихы, эше белән Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин таныштырды. Васил Шәйхразыев үз чиратында мәчеткә истәлекле бүләкләр – китаплар һәм шәмаил бүләк итте.
Аннан соң кунаклар Халыклар дуслыгы йортына юл тоттылар.
Халыклар дуслыгы йорты
Программа кысаларында милләттәшләребез Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче төрле милләт вәкилләре оешмаларының эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук Алия Абдуллина җитәкчелегендәге «Ак калфак» оешмасы тарафыннан Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәне дә карадылар. Оешма җитәкчеләрен әлеге кызыклы экспозиция белән Удмуртиянең Төньяк районнары мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов таныштырды.
Ике көн дәвам иткән эшлекле сәфәрнең кульминацион ноктасы Халыклар дуслыгы йортында узган утырышта булды. Бу көнне бирегә республикабызның шәһәр-районнарыннан да милли оешма җитәкчеләре, активистлар килгән иде. Васил Шәйхразыев үзенең чыгышы вакытында оешма җитәкчеләренең бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклашуы әлеге очрашуның төп максаты икәнен ассызыклады. Ул халык санын алу нәтиҗәләренә дә тукталды. Татарларның Идел буе Федераль округында гына да 187 мең 983кә кимүен әйтте. Шул исәптән Удмуртиядә 30 мең 867гә кимегәнбез. «Кимүнең сәбәпләре күптөрле, бу хакта әле сөйләшүләр булачак», – диде.
Очрашу барышында милли сәясәт министры Эдуард Петров, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков, фольклорчы, галим Фәнзилә Җәүһәрова, Ульян өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе Рәмис Сафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдус Дәүләтов, Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин, Түбән Новгород өлкәсе төбәк милли-мәдәни оешма җитәкчесе урынбасары Надира Әбделганиева, Удмуртиянең Төньяк районнары мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов чыгыш ясады. Аларның һәрберсе диярлек Бөтендөнья татар конгрессының 2023 елга эш планына үз тәкъдимнәрен кертте.
Төбәкләрдәге татар язучыларының әсәрләрен туплап, җыентык бастыру эшенең мөһимлеге, шулай ук «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында Яңа елга багышланган концертларда Россия регионнарындагы татар җырчыларының чыгышларын да күрсәтү, мөселман хатын-кызларга үзебезчә милли киемнәр тегүгә игътибарны арттыру, быел «Дастаннар елы» булуны истә тотып, дастаннарга нигезләнеп, мультфильмнар ясау кебек теләкләр яңгырады.
Очрашу ахырында милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда көч куйган шәхесләргә Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының медален, истәлекле бүләкләрен, Рәхмәт хатларын һәм «Энҗе» балалар бакчасына 15 еллык юбилее уңаеннан ноутбук тапшырды. Җыен татар халкының милли гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Олы юлга кузгалыр алдыннан, төшке аш та гадәти генә булмады. Биредә фикер алышып, сәфәргә нәтиҗәләр ясалды. «Ике көн эчендә без сезнең белән бик нәтиҗәле эшләдек. Бу эшләрне оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына бик зур рәхмәт. Яңа ел ялларыннан чыкканнан соң, әлеге чараны оештыру өчен безнең бары тик өч көн вакыт бар иде. Шул кыска гына вакытта ике республиканың да бердәм, дус-тату командасы ярдәмендә шундый зур чара оештыра алдык. Нәкъ менә Удмуртия татарларының тормышы белән кызыксынып, безнең белән тәҗрибә уртаклашырга килүегез белән чиксез горурланабыз. Без Удмуртиядә яшәүче татарлар, республика җитәкчелегенең хөрмәтен, игътибарын тоеп яшибез, шуңа да эшләребез алга бара. Киләчәктә дә шулай булуын телибез. Кимчелекләребезне дә беләбез. Алар өстендә эшләвебезне дәвам итәрбез», – диде Рәмзия Габбасова һәм кунакларга хәерле юл теләде.
Фикер
Рәмилә Сафина: (Ульян өлкәсе Татар мәдәни үзәге директоры): «Минем Ижауга беренче генә килүем түгел. Килгән саен шатланып, милләттәшләрем белән горурланып кайтып китәм. Сез Удмуртиядә татарлыкны чын мәгънәсендә саклыйсыз. Телне гореф-гадәтләребез аша саклавыгыз аеруча мактауга лаек. Моны балалар бакчасы мисалында күрдек. Аның мөдиренең дә җаны-тәне белән татар икәне, командасының ныклы булуы сизелеп тора. Гимназиядә дә тырышлык күренә. Татар теленең фән буларак өйрәнелүе сөендерә. Ислам татарсыз яши ала, татар исламсыз яши алмый дигән сүз бик ошады. Дин әһелләре белән элемтәгез тыгыз, ныклы, ярдәмләшеп эшләгәнегез күренә, һәрберегез һәр эштән хәбәрдар. Халыклар дуслыгы йорты – һәр милләт өчен зур байлык. Эмблемасына игътибар иттем: анда удмурт, рус, татар кызлары басып тора. Нәкъ менә татарларның өченче булып куелуы шатлыклы. «Асылъяр» ансамбле дә – сезнең горурлык. Аны оештыручыларга зур рәхмәт. Сезне хөкүмәт җитәкчеләре хөрмәт итә, сезнең белән санлашалар. Шулай дәвам итәргә, бары тик алга барырга кирәк, милләттәшләрем!»
Чыганак: yanarysh.ru