tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Разил Вәлиев: Нәкый Исәнбәтнең туганнары Миләүшә Хабетдиновага ышандылар
Разил Вәлиев: Нәкый Исәнбәтнең туганнары Миләүшә Хабетдиновага ышандылар

Разил Вәлиев: Нәкый Исәнбәтнең туганнары Миләүшә Хабетдиновага ышандылар

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев халыкка Нәкый Исәнбәт исемен яңадан ачканы өчен әдәбият белгече Миләүшә Хабетдиновага рәхмәтләрен җиткерде.

«Мин үземне Нәкый аганы беләм дип йөри идем. Бу китапны әзерләгән вакытта Миләүшә Хабетдинова китергән документларны караганнан соң Нәкый Исәнбәт мәсьәләсендә үземнең шактый надан икәнемне аңладым. Мин аның тормыш юлын өр-яңадан ачтым», – диде халык шагыйре Разил Вәлиев Тинчурин театрында оештырылган Нәкый Исәнбәткә багышланган китап презентациясендә.

Разил Вәлиев әлеге китапны әзерләп тапшырган филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинованың титаник хезмәт алып баруын ассызыклады. «Йолдыз апаның да, Исәнбәтнең башка туганнарының да мирасны ышанычсыз кулларга тапшырасы килми иде. Алар Миләүшә ханымга ышандылар», – диде ул.

Тинчурин театрында «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү тантанасы аншлаг белән узды. Чыгыш ясаучылар Нәкый Исәнбәт исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән эшләргә кирәклеген искәртте.

Тантанада легендар татар артисты Әзһәр Шакиров, күренекле галим Марсель Бакиров, фольклорчы галимә Фәнзилә Җәүһәрова, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән баш режиссеры Туфан Имаметдинов һәм башкалар чыгыш ясады.

Нәкый Исәнбәтнең мирасчыларының берсе Бәллүр ханым Низаметдинова – Нәкый Исәнбәтнең хатыны Нәҗибә ханымның кызы әлеге китапны чыгарырга алынган «Җыен» фондына, шушы бәйрәмне оештырган Тинчурин театрына һәм барысын да башлап йөргән Миләүшә Хабетдиновага рәхмәтләрен җиткерде.

«Мин очрашкач аннан моның ни өчен кирәклеген сорадым. Бәлки, аңа докторлык диссертациясе язу кирәктер. Ул халык өчен эшләргә җыенуын әйтте. Исәнбәт кебек шәхесне күмеп калдырмакчылар иде, ул аны тартып чыгарды», диде Бәллүр ханым.

Презентациянең азагында эксклюзив кадрлар – Йолдыз Исәнбәтнең «Татар-информ»ның баш мөхәррире Рәмис Латыйповка биргән соңгы интервьюсының видео кисәге күрсәтелде.

«Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә басылып чыккан китаплар сатуда булмый. Аларны китапханәләрдә укырга мөмкин. Нәкый Исәнбәткә багышланган китап та китапханәләргә таратылачак. Милли китапханәдә ул бар инде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*