tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игътибар: рус телендә онлайн-мәдрәсә ачылу презентациясенә чакырабыз
Игътибар: рус телендә онлайн-мәдрәсә ачылу презентациясенә чакырабыз

Игътибар: рус телендә онлайн-мәдрәсә ачылу презентациясенә чакырабыз

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына йомгак ясап һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты яңа зур проектны – рус телендә онлайн-мәдрәсәне эшләтеп җибәрде. Проект беренче тапкыр журналистларга 2023нче елның 24нче гыйнварында тәкъдим ителәчәк. Спикерлар сыйфатында сорауларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин һәм мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирәчәк.

Презентация 24нче гыйнварда сәг. 13.00-дә Нәзарәтнең конференцияләр залында узачак (Казан шәһ., Габдулла Тукай ур., 38нче йорт, 3нче кат).

Теркәлү өчен телефон: +79050267138.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*