tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта “Мирас” татар хатын-кызлар клубы эшли башлады

Сургутта “Мирас” татар хатын-кызлар клубы эшли башлады

22 нче гыйнварда Сургут шәһәре милли-мәдәни үзәге җирлегендә Киямова Ильзия Мансур кызы тарафыннан оештырылган , “Мирас” татар хатын-кызлар клубы үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Клубка йөрүче кызлар яшь буында милли рух тәрбияләү, гореф-гадәтләрне онытмау, татар хатын-кызларын берләштерү, чигү, бәйләү, кул эшләренә өйрәтү, аш-су, декаратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, калфак-түбәтәй тегү, татарча аралашу юнәлешендә эш алып барачаклар.

Ильзия Мансур кызының бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, остаз буларак үзен инде башка шәһәрләрдә дә беләләр. Алай гына да түгел, хәтта дәресләрне,  мастер-классларны үткәрерлек укучылар да тәрбияләргә җитешкән.

Шушы юнәлеш кызыксындырган һәрбер кешене Бажов урамы, 31 нче йорт Сургут татарларының милли-мәдәни үзәгендә Һәр якшәмбе сәг. 10.00 да көтеп калабыз.

Телебезне югалтмау,  гореф-гадәтләребезне буыннан буынга тапшыру – ул безнең бурычыбыз.
Дәресләргә рәхим итегез!

Чыганак: Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*