20 мартта Курган өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә төрки телле халыкларның “Нәүрүз бәйрәме” узды. Матур чарага тирә-юньдәге районнарда һәм Курган шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез, төрки халыклар, иҗат коллективлары җыелды.
Бу районнарның иҗат коллективлары бәйрәмгә җыелучыларны татар, казах һәм башкорт милли ашлары, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Шулай ук җырлар һәм биюләрен дә күрсәттеләр.