tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуш киләсең, Нәүрүз!
Хуш киләсең, Нәүрүз!

Хуш киләсең, Нәүрүз!

18 нче мартта Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә “Нәүрүз бәйрәме” узды. Тамашачылар Төмән, Тубыл артистларының чыгышларын яратып карадылар. Чара Тубыл шәһәре хакимияте, мәдәният һәм туризм департаменты, Үзбәк диаспорасы ТООО“Ватан” ярдәме белән узды.

Тубылның аскы торадагы базар мәйданын яңгыратып күңелле, милли көйләр ерактан ишетелде. Язгы матур “Нәүрүз бәйрәме”н көн белән төннең тигезләшкән вакытына туры китереп бәйрәм итәләр. Себер татар мәдәният үзәге гүзәл бәйрәм көненә багышланган концерт программасын тамашачылар игътибарына тәкъдим итте. Яңа милли костюмнарада сәхнәгә чыгып татар халкының моңлы җырларын, дәртле биюләрен башкарды мәдәният үзәге артистлары. Алып баручылар матур теләкләр әйтеп бәйрәмгә килгән кунакларны котладылар. Базар мәйданы сәхнәсеннән берсеннән берсе матур чыгышлар тубыллыларны сөендерде, балалар өчен кызыклы уеннар үткәрелде, декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләрен сокланып карады тамашачылар. Тәмле милли ризыклар белән сыйланырга да мөмкинлек булды. Өлкәннәрне “Нәүрүз бәйрәме” яшьлек елларына алып кайтса, балалар милли бәйрәмебезнең тарихы белән таныштылар. Алып баручылар якташларыбыз бу бәйрәмне авылларда Әмәл, Садака, Көлцән дип әйтүләре турында сөйләделәр. Концерт барышында оештырылган гореф-гадәтләребез бер булганын күрсәтте Нәүрүз бәйрәме. Чара барышында тамашачылар “кәнфит чәчү”, “кәнфит җыю” йоласында рәхәтләнеп катнаштылар. Күпчелеге өйләреннән бәйрәм кунакларын сыйларга дип тәм-томнар алып килгәннәр. Татар биюләрен яратучылар өчен кече сәхнәдә ярышлар үткәрелде. Монда төрле яшьтәге биючеләр осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр, оештыручылар аларны да кәнфитләр белән сыйладылар. Рәшидә апа Сәитовага 86 яшь. Ул хезмәт ветераны. Аның балалары, оныклары, оныкчыклары да гореф-гадәтләребезне белеп үсәләр. Хөрмәтле бәйрәм кунагын Әмәл күчтәнәчләре белән сыйладылар. Ул якташларына иминлек, дуслык, халкыбызга бердәмлек теләде.

 

Базар каршындагы мәйданда күңелле, оешкан төстә оештырылган “Нәүрүз бәйрәме” җырлап, биеп, такмаклар әйтеп матур узды.

Бу көн дуслык, татулык, шатлык бәйрәменә багышланган мәдәни чаралар себер татар мәдәният үзәгендә дәвам итте. “Себер нурлары” ансамбле моңлы җырлары белән бәйрәмгә килгән кунакларны каршы алдылар. Үзәкнең икенче катында татар, үзбәк милләте мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмәләр эшләде. Регионыбызыда танылган читекләр тегүче Шәйдулла Хәмидуллинның милли кул эшләрен һәркем сокланып, кызыксынып карады. Аның матур сарауцлары, читекләре, шамаиллары кунакларның игътибарын җәлеп итте. Картиналар, милли үзбәк киемнәре күргәзмәсе дә тубыллыларның күңеленә хуш килде.

Бәйрәм тамашачылар залында дәвам итте. Себер татар мәдәният үзәге сәхнәсеннән бәйрәмгә килүчеләрне, катнашучыларны шәһәр башлыгы исеменнән аның урынбасары Геннадий Зверев котлады. Шәһәр мәдәният департаменты җитәкчесе Анастасия Ионина күпмилләтле Тубыл шәһәре тамашачыларын бәйрәм белән котлап: “2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы. Без һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен торгызырга тиеш. Инициативалар бик күп. Без барлык иҗтимагый оешмаларга да ярдәм итәргә тырышабыз,”-диде. Тамашачыларны Төмән өлкәсенең “Ватан” үзбәк диаспора оешмасы рәисе Муин Сабиров, Әзербайҗан диаспора рәисе Илһам Панахов, Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы әгъзасы Динар Абукин, Тубыл шәһәре иҗтимагый палатаның милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссия рәисе Альберт Апсатаров, “Наследие” Региональ татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова бәйрәм белән котладылар, теләкләрен юлладылар. Сәхнәдән рус, үзбәк, татар телләрендә җырлар яңгырады, биючеләр милли күлмәкләрен җилфердәтеп биеделәр. Тубылда дусларын җыйган Нәүрүз бәйрәме күңелле, уңышлы үтте.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*