tatruen
Баш бит / Слайдер / Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды
Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды

Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды

19 мартта, Азнакай шәһәре Мәдәният йорты бинасында ир-атлар арасында бишенче тапкыр Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе ачылды. Әлеге ярыш Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылды. Конкурсны Нәзарәт, көньяк-көнчыгыш казыяте, Азнакай мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте һәм Шакировлар гаиләсе оештырды. Быел республика күләмендә узучы бәйгедә катнашу өчен 6 яшьтән алып 40 яшькәчә кадәрге 52 конкурсант килде. Иң күп катнашучы – 20 кеше “Коръәнне тулысынча яттан белү” буенча номинациясендә көч сынашу өчен килгән, 18 кеше “Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү”, 14 кеше “Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү” буенча ярышты. Бәйгенең төп максатларының берсе булып – Татарстанда яшәүче иң яхшы Коръән-хафизны ачыклау тора. Конкурста катнашучыларга яшь буенча чикләүләр куелмады.

Мәртәбәле жюри өч кешедән торды: жюри рәисе – КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов; Коръән-хафиз, ун кыйраәт белгече, РИИ магистратурасын тәмамлаучы Әхмәт хәзрәт Ибраһимов; Коръән-хафиз, фикъһ һәм усул-фикъһ фәннәре магистры, ун кыйраәт белгече Габдрахман Сәйф әл-Асри.

Быелгы бәйгенең шартлары буенча, җиңүчеләр өч номинациядә ачыкланды:

– Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү;

– Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү;

– Коръәнне тулысынча яттан белү.

Әлеге күркәм чара татар халкы арасында Коръәнне яттан белүне популярлаштыру максатын күздә тотты, шуңа да бәйге кагыйдәләре буенча элекке елларда катнашучыларның номинация буенча күбрәк җүзләрне өйрәнеп килүләре таләп ителде (мисал өчен, узган бәйгеләрдә 2 җүз номинациясендә җиңүчеләр быел 7 җүзне яттан белү номинациясендә көч сынаша алды).

Бәйгедә катнашучыларны һәм оештыручыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде. Ул үзенең чыгышында бәйгене үткәрүнең әһәмиятенә, Коръән укуның савапларына, әлеге бәйгедә катнашучыларның Аллаһ каршында дәрәҗәле кешеләр булуына тукталды. Марат хәзрәт бәйгене үткәрүдә зур өлеш кертүчеләргә, аеруча Шакиров гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хәзрәт Коръән ятлаучыларны – Аллаһ каршысында иң яхшы кешеләр дип атады, әлеге бәйгенең халкыбызга, динебезгә үсеш китерүен билгеләп, ул яшьләрне әдәп-әхлакка, дини гадәтләргә өндәр дип ышанычын белдерде. “Коръән укыган саен йөрәк чистара, тәкъвалык арта. Менә бүген укучыларны тыңлап утырган вакытта да йөрәкләребез йомшара. Шушы бәйге Аллаһы Тәгаләгә якынаерга насыйп итсә иде”, – дип теләкләрен җиткерде Марат хәзрәт.

Катнашучыларны шулай ук Азнакай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов сәламләде.

Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин бәйгене хөрмәтләп, яратып Татарстанның һәр мөхтәсибәтеннән, дини уку йортларыннан вәкилләр килүен, катнашучыларның елдан-ел Коръәнне белү дәрәҗәләре, географиясе артуын билгеләп үтте. “Коръәнне ятлау – зиһенебезне арттыра, иң яхшы Коръән укучылар җыелгач, әлбәттә, җирлегебезгә бәрәкәт иңә торган булыр”, – дип ихлас теләкләрен җиткерде ул.

“Азнакай нуры” мәчете имамы Рөстәм Шакиров Коръән бәйгесенең барлыкка килү тарихы белән таныштырып үтте: “Без башта әтиебезнең рух-шәрифенә багышлап 14 ел татар милли көрәше бәйгесе үткәрдек – аның соңгы өч елында җирәбә салып җиңүчеләргә хаҗга юллама бүләк иттек, аннары гаиләбез белән киңәшләшеп, Коръән бәйгесе үткәрү әтинең рухына хәерлерәк булыр дип килешеп, әлеге конкурсны үткәрә башладык. Беренче өч елда Коръән бәйгесе Азнакай районы һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышы күләмендә узса, узган елны Россия күләмендә, быел Татарстан буенча үткәрергә булдык”, – дип аңлатып үтте.

Бәйгедән тыш, тамашачылар өчен дә Коръән буенча викторина уздырылды. Аны Азнакай шәһәре Үзәк мәчете имамы Вәлиулла Галимов алып барды. Хәзрәт үзенең вәгазендә Аллаһ Китабын укуда, ятлауда һәм аның буенча гамәл кылуда ярышырга кирәклекне билгеләп үтте. “Аллаһы Тәгалә әлеге чараны изге эштә ярышу буларак кабул итсен! Бүгенге чараны бәйге дип кенә түгел, яңа гыйлем алу чарасы дип күрик. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дип әйткән: “Сезнең иң яхшыгыз – кем Коръәнне өйрәнә һәм аны башкаларга өйрәтә”. Алган гыйлемнәребез буенча яшәргә насыйп булсын!” – дип җиткерде ул.

Кич белән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында Коръән бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Хәзрәт Коръән укуның фазыйләтләре хакында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, бишенче ел рәттән зурлап бәйгеләрне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Искәртеп узыйк, быел конкурста катнашу өчен һәр мөхтәсибәттән Коръәннең соңгы ике җүзен һәм Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү номинацияләренә берәр кеше кабул ителде. 2 җүз номинациясенә Коръән ятлау үзәкләрендә белем алучылар, Коръәнне тулысынча яттан белүчеләр кертелмәде, ә 7 җүз номинациясендә хафизларның катнашуы рөхсәт ителмәде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*