tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нәүрүз мөбарәкбад!”
“Нәүрүз мөбарәкбад!”

“Нәүрүз мөбарәкбад!”

Бүген Түбән Кама шәһәрендә, милләтләр дуслыгын чагылдырган – Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Борынгы бабаларыбыз авазы булып әлеге көннәргә кадәр килеп ирешкән “Нәүрүз мөбарәкбад!” дигән котлау сүзен, олысы да кечесе дә бер-берсенә яратып дәште.
Бөтендөнья татар конгрессы, “Татар гаиләсе” җитәкчелеге, “Ак калфак” ханымнары “Талир тәңкә” ансамбле белән берлектә татар халкының йөзен, милли ризыкларын, җыр-биюләрен, киенү рәвешләрен чагылдырдылар. Театральләшкән күренеш, милли көй, матур биюләр белән бизәлгән бәйрәм чарасына барлык милләт вәкилләре дә зур әзерлек белән килгәннәр иде. Елның иминлеген, муллыгын теләп тамашачыларны үзләренең милли ризыклары белән сыйладылар.
Дуслык телендә алып барылган кичәнең эчтәлеге дә, бизәлеше дә яз җитүгә, туган ягыбызга кошлар кайтуына шатлану хисләре тудырды. Көн белән төн тигезләшеп яз башлануга, гүя табигать тә сөенде, кояш нурларын мулдан сипте…
Ата-бабаларыбыз әйтмешли: Нәүрүз мөбарәк булсын, җирдә дым күп калсын, чәчүләрне уңышлы башкарып, мул икмәкләр үстерергә язсын!

Нурзия Мирхазова,
Айрат Сагитов фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*