tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбур өлкәсендә «Әйдә, ШаяРТ» Татар КВН лигасы узды
Оренбур өлкәсендә «Әйдә, ШаяРТ» Татар КВН лигасы узды

Оренбур өлкәсендә «Әйдә, ШаяРТ» Татар КВН лигасы узды

Оренбур өлкәсендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт татар драма театрында беренче тапкыр Татар КВН лигасы «Әйдә, ШаяРТ» үтте! Аның төп оештыручысы һәм иганәчесе Региональ иҗтимагый оешма “Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте” булды.

Өч команда: Татар Каргалысының «Карга», Оренбур яшьләре оешмасы командасы «Яшьлек» һәм сәхнә хуҗалары «Кызык-мызык» Фәйзи театры командасы 13-16 март көннәрендә актив әзерләнделәр. Казаннан килгән оештыручылар ярдәмендә командалар өч көн дәвамында Мастер-классларда катнашып, мәзәкләр язып, сәхнәгә чыктылар.

Фестиваль татар КВН ының киләчәге ышанычлы кулларда булуын күрсәтте, чөнки яшьләр, вак-төяккә кадәр тырышып эшләп, үз чыгышларына бик җентекләп әзерләнделәр бит!

Бу атна барлык командалар өчен дә бик бай булды. Чөнки сценарийны һәм мәзәкләрне берничә тапкыр үзгәртергә туры килде. Бәйге ике ярыштан торды: «Сәләмләү» һәм «Импровизация». Тамашачылар залы КВНщиклар мәзәкләреннән соң берничә тапкыр алкышларга күмелде.

Компетентлы жюрига җиңүчеләрне билгеләгәндә җиңел булмады. Призлы урыннарны түбәндәге командалар алды:
3 урын – КВН командасы “Кызык-мызык” – татар театрының җыелма командасы;
2 урын – Татар Каргалысының “Карга” командасы;
1 урын – “Яшьлек” татар яшьләре оешмасы командасы.
Иганәчебез – Региональ Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте исеменнән 20 мең, 15 мең һәм 10 меңлек бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*