tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш районы Әнәк авылында Нәүрүз бәйрәме үтте
Актаныш районы Әнәк авылында Нәүрүз бәйрәме үтте

Актаныш районы Әнәк авылында Нәүрүз бәйрәме үтте

Нинди бәйрәм гөрли, дисәк – Әнәктә Нәүрүз бәйрәме

Күңелле чарада авыл мәдәният йорты–җәмәгать үзәге каршындагы мәйданда–төрле уен-ярышларда яше-карты теләп катнашты, вакыйгалар үзәгендә кайнады. Ә Минтимер Шәймиев исемендәге урам буенча җигүле атта йөрү генә ни тора?!

Авыл уңганнарының сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләре, учакта пешкән пылау, кием-салым, китап, матбугат сату нокталары халыкны үзенә җәлеп итеп торды.
Күңел күтәренкелегендә үткән концертлы күңел ачу тамашасында җырлар яңгырады, мәдәният йорты алдына түшәлгән брусчатканы чатнатып биюләр биелде. Танылган сәнгать осталары Марат Фәйрушин, Рәмзил Зиннәтуллин һәм Рушан Зиннәтов музыкаль яктан чараны җиренә-җиткереп бизәделәр. Кыш бабайны озату биюен балалар, килгән кунаклар белән бергә Язсылу, Убырлы карчык халкыбыз көенә биеделәр. Кыш бабай эстафетаны Язсылуга тапшырды.
Уен-көлкеле, җыр-моңлы, сый-нигъмәтле бәйрәм бераз моңсулык калдырып үтте дә китте. Әмма бәйрәм чарасыннан алынган дәрт, илһам, матурлык һәм яз сулышы хисләре хәтсезгә әле сүрелмәс, мөгаен.

Әлеге гүзәл язгы бәйрәмне Әнәк авылы мәдәният хезмәткәрләре, директоры – Фәйрүзә Нигъмәтуллина җитәкчелегендә оештырган иделәр.

Язлар матур, җирләр уңдырышлы булып сөендерсен, муллыклары белән килсен Нәүрүз!

Юлай Низаев, “Актаныш-Информ” мәгълүматһәм мөхәррият үзәге SMM-белгече.

Айнур Гыймадиев фотолары.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*