Түбән Новгород өлкәсенең Куйсуындагы Садек хəзрəт Абдулжалилов йортында өлкə мөселманнары Диния нəзарəте Алемнар шурасы киңəшмəсенең күчмə утырышы узды. Төбəкнең рухи лидерларының чираттагы утырыш урыны бу юлы үзенчəлекле һəм тирəн мəгънəгə ия булды. Садек хəзрəт йортын илебезнең барлык мөселманнары белə. Бирегə килүчелəр Аллаһы Тəгалəдəн телəклəрне үтəвен үтенə, авырулардан дəва юлын эзли, алдагы тормышларына фатиха сорый. Бу изге йортта дин əһеллəрен Шамил һəм Фаилə Абдулəхəтовлар җылы кабул итте.
Мөнир хәзрәт Баюсов җитәкчелегендәге утырышның көн тәртибе төбәк мөселманнарын борчыган, мәхәлләләрнең тормышына кагылган берничә мөһим сораудан торды.
Хәзерге вакытта Ислам дөньясы һиҗри календарь буенча Мәүлид аен билгеләп үтә. Безнең якларда мәгънәле дини датага аеруча зур игътибар бирәләр. Ләкин аны бөтен җирдә дә бер тәртиптә бәйрәм итмиләр. Аермаларның берсе – вакыты. Мәсәлән, якташларыбызда сорау туа – пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в.) туган көнен бәйрәм итүне Рабигүл-әүвәл аеның беренче, яисә уникенче көненнән башларгамы?
Өлкәнең рухи лидерлары, районнарның баш имамнары үзара киңәшләшеп, утырышка чакырулы булган Дагыстан Республикасының өлкәдәге мәхәллә вәкилләреннән гадәтләрен сорашкач, Рабигүл-әүвәлнең беренче көненнән билгеләп үтә башлау дөресрәк булыр, дигән карарга килделәр. Шулай ук мәҗлесләр уздыру тәртибе, салаватлар әйтү, мәетнең җеназа намазында садака тарату буенча да фикер алышты дин әһелләре. Дөреслек хакында әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләргә таянырга кирәктер. Гасырлар дәвамында тупланган дини нигезләрне юк итү бүген мөмкин түгел һәм урынсыздыр инде.
Каршылыклар тудыручы йолаларны дөрес үтәү тәртибен мөселманнарга аңлату өчен бердәм документ булдырырга һәм өлкә Диния нәзарәте тарафыннан рәсмиләштергән кәгазьне мәчетләргә җиткерергә, “Туган як” газетасында бастырырга, “Татар радиосы”нда яңгыратырга кирәк дип үзара килештеләр төбәкнең дини җитәкчеләре.
Шулай ук утырышта имамнарның белемнәрен арттыру темасы да күтәрелде. Мөнир хәзрәт әйтүенчә, мәчетләр каршында пандемия сәбәпле вакытлыча туктатылган берничә көнлек дини курсларны яңадан оештыра башларга кирәк. Бу таләп Алемнар шурасы вәкилләренә дә кагыла. Яңа гыйлемне дистанцион форматта үзләштерер өчен әле күп заманча мөмкинлекләр бар.
Утырышның программасында булган сораулар хәл ителгәч, Шамил әфәнде һәм Фаилә ханым кунакларны мул иттереп корылган табын артына чакырдылар. Имамнар пәйгамбәребез Мөхәммәтне (с.г.в.) олылап, салаватлар әйттеләр, йорт хуҗаларының мәрхүм булган якыннарының рухына хәтем-дога кылдылар һәм өйлә намазын укыдылар.
Гомуми алганда, утырыш нәтиҗәле узды дип әйтергә була һәм әле инде имамнарның газетабыз битләрендә мөрәҗәгатьләрен көтеп калабыз.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы