Галимәне соңгы юлга озатырга татар җәмәгатьчелеге, хезмәттәшләре һәм шәкертләре җыелган иде
Хушлашу мәрасимен Апанай мәчетеннән Нияз хәзрәт Сабиров алып барды һәм җеназа намазын укыды. Галимә белән хушлашу сүзләрен күренекле галимнәр Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Васил Гарифуллин, ятел белгече Айнур Тимерханов, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, язучы ЛәбибЛерон һәм башкалар җиткерде.
Флера Әкрам кызы Ганиева 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992–2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.